Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Урамнарны кардан чистарталармы яки түбәнкамалылар нигә зарлана?

Октябрь аенда кар чистарту техникасын тикшерү булды. Матур итеп тезелгән махсус машиналарны күргәч, быел Түбән Кама юллары чиста булачак икән, дип сөенгән идек. Тик иртәрәк сөенгәнбез шул...

Кышның соңгы аена керсәк тә, әле алда нәрсә буласы, тагын күпме кар явасы билгесез. Ә үткән айларда урамнарны кардан чистарту эшләре яхшы булды дип әйтергә тел әйләнми.
«Халык контроле» сайтына язылган зарларга гына күз салыйк: «Вахитов урамындагы 27А, 27Б йорт ишегаллары кардан арындырылмый...Шинчылар урамындагы 43 йорт карга күмелә. Тиешле хезмәтләр ни карый?.. Мәктәп бульварындагы 4-6 йортлар янында да кар чистартылмый... Химиклар урамы 86 нчы йорт тирәсен, шулай ук кардан чистартмыйлар... «Дружба» бассейнына керә торган Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 5А һәм 5Б йортлар янындагы юл үтешле түгел». Тагын дәвам итәргә була, тик болары да җитеп ашкан. Дөрес, Химиклар һәм Тынычлык кебек зуррак урамнар азмы-күпме чистартылып тора. Төп юллардан кала Түбән Камада халык эшкә, укырга йөри торган башка юллар да бар бит әле.
Бу, соңгы бер атна эчендә «Халык контроле» сайтына агылган зарларның күбесе, юлларның кардан чистартылмавы турында. Җомга, 7 февраль көнне махсус кереп санап чыктым, карлы юллар хакындагы зарлар иң күбесе. Аларның һәркайсы янына «в работе» дип тамга сугылган. Димәк, якын арада карны чистартачаклар дигән сүз.
Ярар, дүшәмбегә кадәр көтеп карыйк әле, димәк, кардан чистартырлар дигән өмет, булса да җаваплы җитәкчеләргә шалтыратып хәлгә ачыклык кертергә булдым.
Менә инде берничә көн суык һәм аяз тора. Кар яуганда җитешә алмаган урамнарны, шушы аяз көннәрдә чистарталармы? Синоптиклар фаразларына ышансак, пәнҗешәмбедән тагын кар-буран көтелә бит.
Шушы хакта торак-коммуналь хуҗалык департаментының шәһәрне төзекләндерү бүлеге инженеры Гөлнара Хәсәншинага шалтыраттык. «Бүгенге көндә шәһәр урамнарында 46 техника, 24 кеше хезмәт куя. Алар ял көннәрсез эшлиләр. Чөнки шәһәребез көннән-көн үсә, зурая. Әле безнең карамакта сәнәгать зонасына баручы юллар һәм бакчаларга (Дмитриевка, Ильинка авыллары ягында) баручы юллар да бар бит. Бездән тыш, Түбән Каманың йортлар идарәләре дә үзләренә караган техника белән ялсыз эшли. Алар йорт тирә-ягын машина кую урыннарын, ишегалларын кардан чистарта» – дип аңлатты ул безгә.
Әйе, чынлап та, ял көннәрендә кар эттерүче, юлларда эшләүче техника күренгәләде. Әкренләп булса да юлларны кардан чистарталар. Димәк, түбәнкамалыларның зарлары ишетелгән. Ләкин, бу быелгы шикелле аз карлы кышта шулай. Ә көчле бураннар котырса, 2011 елдагы шикелле юлларны тирән кар көртләре басса (Алла сакласын!), шулай әкренләп эшләп кенә, хәлдән чыгып булмас иде. Инде болай да, ишегалларында вакытында чистартылмаган кар көртләре, боз түмгәкләренә әверелеп, тирән тәгәрмәч эзләре хасил булып, машиналар хәрәкәтен кыенлаштыра.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото ntr-24.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X