Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уфага җыеналар

12 октябрьдә Түбән Кама башкортлары Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр. Шушы бәйрәм кысаларында, 14 октябрьдә Яр Чаллыда Рим Хәсәнов иҗатына багышланган музыкаль кичәдә катнаштылар. Биредә Казаннан килгән кунаклар да бар иде. «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов әйтүенчә, Рим Хәсәнов исеме башкорт эстрада музыкасы үсеше белән...

12 октябрьдә Түбән Кама башкортлары Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр. Шушы бәйрәм кысаларында, 14 октябрьдә Яр Чаллыда Рим Хәсәнов иҗатына багышланган музыкаль кичәдә катнаштылар. Биредә Казаннан килгән кунаклар да бар иде.
«Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов әйтүенчә, Рим Хәсәнов исеме башкорт эстрада музыкасы үсеше белән бәйле. Аныӊ лирик җырлары һәм романслары образлары, моӊы белән аерылып тора. Тамашачылар әлеге кичәне оештыручы - репертуарында 300дән артык романс, җыр булган Рамил Мәҗитов һәм «Гөлнәзирә» башкорт халык фольклор ансамбле солистлары башкаруындагы җырларны кызыксынып тыӊладылар.
Кичәгә түбәнкамалылар да үз өлешләрен керткән. Тамашачылар «Сал Урал» фольклор ансамбле солистларыныӊ халык такмакларына башкарылган «Баик» биюен караган, курай моӊы астында агылган «Сыңрау торна» башкорт халык җырын тыӊлаган.
Ноябрь ахырында Уфада Татарстан башкортларыныӊ мәдәният көннәрен уздыру планлаштырыла. Аңа республикадан 40 кешелек башкорт делегациясе барачак.
Алия ЗАРИПОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев