Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уеннарның ниндиләре генә юк иде!

Каенлы авылында да Сабантуй гөрләп үтте. Яңгыр явуга карамастан, халык таралмады: җырлады, биеде, уеннарда актив катнашты. Авылыбыз Сабантуенда шәһәр һәм район җитәкчелеге вәкилләре дә бар иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Биҗан улы Миңнуллин,Түбән Кама электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, муниципаль район башкарма...

Каенлы авылында да Сабантуй гөрләп үтте. Яңгыр явуга карамастан, халык таралмады: җырлады, биеде, уеннарда актив катнашты.

Авылыбыз Сабантуенда шәһәр һәм район җитәкчелеге вәкилләре дә бар иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Биҗан улы Миңнуллин,Түбән Кама электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Рафис улы Фәретдинов Сабантуйга җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм тамашасы программасы бик бай иде. Анда уеннарның борынгыдан калганнары да, хәзергеләре дә кертелгән. Татарча көрәш, кузлада капчык белән сугышу, аркан тартышу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп һәм капчык киеп йөгерү, кул көрәше, ат чабышы, турникта күтәрелү, гер күтәрү, сулы көянтәчиләк күтәреп узышу, кашык белән су ташу һәм башкалар - һәрберсе бәйрәмгә килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

Киеренке көрәшләрдән соң, Сабантуйның баш батыры булып Каенлы авылы егете Ринат Фәсахетдинов калды.

Каенлы авылы үзешчәннәре үзләренең җырлары белән Сабантуйны ямьләндерде, халык алар башкарган җырларга биеде.

Айсылу ӘХМӘТШИНА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев