Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Участок сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары тавыш бирү көне алдыннан Covid-19га тест узачак

Түбән Камада барлыгы 115 сайлау участогы, аларның әгъзалары меңнән артык кеше.

Түбән Камада барлык участок сайлау комиссияләре вәкилләре яңа коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест узачаклар. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Артур Сафин, тавыш бирү участокларында, Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә, вируска каршы барлык профилактик таләпләр үтәләчәк, дип ышандырды.

Участок комиссиясенең һәр әгъзасы бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Һәр тавыш бирүчегә перчатка, битлек, шулай ук ручка биреләчәк. Участокларга керү юлында антисептик һәм аяк киемен сөртү өчен махсус келәмнәр куелачак. Моннан тыш, биналар даими җилләтеп торачак һәм дезинфекцияләнәчәк.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Республикада 2,8 меңнән артык участок сайлау комиссиясе эшләячәк, алар 2,9 млн сайлаучы өчен ишекләрен ачачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев