Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уңайлыкларны бергәләп тудырыйк

2015 елдан башлап, Түбән Кама иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм төзекләндерү программасында актив катнашучы шәһәрләрнең берсе булып тора. Шушы аз гына вакыт эчендә шәһәрдә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы, «ТАНЕКО» скверында әкияти алан, «Гаилә» үзәк шәһәр паркы үзгәртеп корылды; Н.Лемаев исемендәге мәйдан яңартылды; Красный Ключ янында Кама яр буе түбәнкамалыларның...

2015 елдан башлап, Түбән Кама иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм төзекләндерү программасында актив катнашучы шәһәрләрнең берсе булып тора. Шушы аз гына вакыт эчендә шәһәрдә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы, «ТАНЕКО» скверында әкияти алан, «Гаилә» үзәк шәһәр паркы үзгәртеп корылды; Н.Лемаев исемендәге мәйдан яңартылды; Красный Ключ янында Кама яр буе түбәнкамалыларның яратып ял итү урынына әйләнде; шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә ял итү буенча Россия күләмендә 3нче урынны биләүче «Кама» муниципаль пляжы төзелде.
Шәһәрдә кешеләр күпләп ял итә торган шундый урыннарны булдыру буенча бу программа алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә Түбән Каманың йөзен ничек үзәртү түбәнкамалыларның үзләреннән дә тора. Шәһәрнең кайсы территориясен, ничек үзгәртергә кирәклеге турында халык белән киңәшләшеп эшләүдә безнең төбәкнең тәҗрибәсе бар инде.
Бу уңайдан, иҗтимагый киңлекләрне сайлау һәм аларны ничек үзгәртү турында фикер алышу «Түбән Кама, бергәләп сайлыйбыз» муниципаль проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Анда алдагы биш ел эчендә шәһәр иҗтимагый киңлекләрен үзгәртеп коруга һәр түбәнкамалы үзенең өлешен кертә ала. Тәкъдимнәрне һәм фикерләрне интернет аша vybiraem-2018@mail.ru сайтына җибәрә яки Түбән Кама күпфункцияле үзәккә (адресы: Мәктәп бульвары, 2 а, консультацияләр тәрәзәчеге) алып килә аласыз.
Тулырак мәгълүмат: http://www.e-nkama.ru/news/252/60563/ сайтында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев