Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уңайлы да, арзан да

Киләсе елда Түбән Камада өч яңа объект төзелеше тәмамланыр, дип көтелә.

Шәһәр администрациясе вәкилләре эш барышын күрергә дип күчмә киңәшмә үткәргәннәр. Беренче бина – Шинчылар
урамындагы кунакханә. Ул Яр Чаллы
шәһәре эшмәкәре акчасына төзелә, эшчеләр Удмуртиядән килгән. Биредә төзеләчәк дүрт йолдызлы кунакханәдә 90 бүлмә, спа-зона, һәм 1000 кеше сыйдырышлы
конференц-зал булыр, дип көтелә.
– Бу проект безнең өчен зур әһәмияткә ия. 2021 ел ахырына кадәр бу объект ачылыр дип өметләнәбез, – дип фикерен
белдерде район башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.
Икенче бина 35 нче микрорайонда урнашкан.
Гомуми мәйданы 3,3 мең квад-рат метр тәшкил итә, Анда тренажер заллары
һәм бассейнар булыр дип планлаштырыла.
Бассейннарның берсе яшь балалар
белән күнегүләр ясау өчен файдаланылачак.
Радмир Беляев әйтүенчә, бәяләр башка клубларга караганда, арзанрак
куелыр һәм уртача 2,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Тагын бер проектны – «Түбән Кама мун-чаларын»да 2021 елда тапшырырга планлаштыралар.
Шундый ук мунчалар Ижау-
да да бар икән. Олылар һәм балалар өчен барлыгы 20ләп төрле мунча, хәтта җылыту системалы бассейннар төзелер дип көтелә. Проект директоры Александр
Ложкин әйтүенчә, хезмәтләр күп төрле, ә шартлы бик уңайлы булачак.
Өч объект бәясе 700 миллион сум тәш-кил итә, түбәнкамалылар өчен 300ләп эш урыны тәкъдим ителәчәк.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев