Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уңай якка үзгәрешләр бар

Түбән Камада депутатларның 2019 елны йомгаклау сессиясендә Татарстан Респбликасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сессиядә узган ел йомгаклары белән Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Каманың республика үсешенә лаеклы өлеш кертүен әйтеп үтте. Район узган елда социаль-икътисадый үсеш рейтингында 7 нче урыннан 6 нчыга күтәрелгән. Шулай ук авыл хуҗалыгында да үсеш бар. Сөт җитештерү арткан, уңыш республика күрсәткеченә караганда югарырак. Тик терлек һәм кош-корт асрау, мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимегән. Парламент башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны да күз уңыннан читтә калдырмады. Медицина хезмәтләренең сыйфатына игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Авылларда мәдәният учакларының эшчәнлеге хакында да теләкләрен җиткерде. Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин кайбер шәһәрдәшләребезнең тырыш хезмәтен бәяләп, хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Ветераннар Степан Мачтаков, Екатерина Галанова һәм Зиннур Дәүләткировка беренчеләрдән булып Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлекле медальләр тапшырылды. Әле күптән түгел генә Түбән Кама районында ТР буенча Россия табигать күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән Василий Филипповка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Һәрнәрсә чагыштырганда ачык күренә. Шәһәрнең һәм районның үсеше дә шулай ук. Чит җирләргә чыккан, күпне күргән түбәнкамалылар да районның яхшы якка үзгәрүен раслый. Район җитәкчеләренә, депутатларга ирешелгәннәр белән тукталып калмыйча, алга таба да гади халык белән аралашып, аларның теләкләрен искә алып яшәргә язсын. 2020 елның сентябрендә тагын сайлаулар булачак. Депутатларның эш күрсәткәннәре, халык ышанычын аклаганнары гына киләчәктә дә эшләрен дәвам итәрләр дип ышанасы килә.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев