Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларны мәчет төзелешенә өлеш кертүләрен сорыйлар

Түбән Кама шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов “Һәр гаиләдән – бер аскуйма кызыл кирпеч” акциясен игълан иткән.

Кирпечләр 35а микрорайонындагы яңа мәчет салу өчен кирәк. “Ак каен” мәчете узган ел шәһәрдәшләр ярдәме белән төзелә башлады. Проект уникаль, бина ике катлы һәм ком төсендә булачак, аның бәясе 80 миллион сум тәшкил итә. Көзен “Һәр гаиләдән – бер субай” акциясе ярдәме белән субайлар кагу өчен шактый акча җыелды. Алар кагылды, фундамент та бар. Инде диварлар төзү өчен 150 аскуйма кызыл кирпеч кайтартылды. Әмма бу гына аз. Барлыгы 900 аскуйма кирәк, һәрберсенең бәясе 4000 сум тәшкил итә. Шуңа күрә “Һәр гаиләдән бер аскуйма кызыл кирпеч” акциясе игълан ителде.

– Бу күркәм эштә барыгызны да катнашырга чакырам. Сезнең ярдәмегез белән төзелеш эше бер көнгә дә туктап тормый, – дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга Салих хәзрәт.

Ярдәм итәргә теләсәгез, акчаны үзәк мәчеткә китерергә дә, банк картасына салырга да була. Аның номеры мөхтәсибәт сайтында урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев