Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Туган як»ка язылу тәмамланырга бер атна калды

Тоз мәгарәсенә билет, чәкчәк, шоколадлар... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, язылырга ашыгыгыз! Чөнки газетага язылу компаниясе тәмамланырга нибары бер атнадан аз гына артыграк вакыт калды. Бу атнада (19-20 июньдә) редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның...

Тоз мәгарәсенә билет, чәкчәк, шоколадлар...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, язылырга ашыгыгыз! Чөнки газетага язылу компаниясе тәмамланырга нибары бер атнадан аз гына артыграк вакыт калды.
Бу атнада (19-20 июньдә) редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен күп кенә яхшы бүләкләр әзерләдек. Алар барысы да язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк. Бүләкләрнең беренчесе - «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә ун сеанска исәпләнгән бер абонемент. Ул һәрбер сеансы 250 сум торган процедураларга 10 мәртәбә бару мөкинлеге бирәчәк. Димәк, 2500 сумлык файда дигән сүз. Газетага язылу һәм берүк вакытта сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Бу бүләккә газетага язылучыларның берсе генә ия булачак. Бүләкләрнең икенчесе - татлы бүләк - биш тартма чәкчәк. Димәк, аларына газетага язылган биш кеше ия була, дигән сүз. Һәм конкурс тәртибендә биреләчәк өченче бүләк - газетага язылган 10 кешегә берәр «AlpenGold» шоколады бирәчәкбез. Бу бүләкләрнең барысы да конкурс тәртибендә тапшырылачак.
Бүләкләргә ия булучылар
13-16 июньдә редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка язылучылар өчен конкурс тәртибендә бүләкләр бирәбез, дип вәгъдә иткән идек. Әлеге бүләкләргә Хәния Закирова («Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә ун сеанска исәпләнгән абонемент), Фәридә Миңнебаева (ручка һәм визиткалар кую җайланмасы), Андрей Миронов (чәй-кофе җыелмасы) ия булдылар.
Исегезгә төшерәбез: «Туган як» газетасына Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә язылырга мөмкин.
«Газетага языл һәм бүләк ал!» конкурсы
Әлбәттә, бүләкләрнең иң зурысына НТР медиа-холдинг компаниясе оештырган «Газетага языл һәм бүләк ал!» конкурсына катнашкан кешеләр ия булачак. Ул конкурста редакциягә килеп язылучылар гына түгел, почталарда язылучылар да катнаша. Иң мөһиме: әлеге конкурска катнашсагыз, сезгә теплоходта круизга чыгу мөмкинлеге булачак.
Язылучыларга конкурс тәртибендә бирелүче бүләкләр арасында велосипед, смартфон кебек төп призлардан тыш, бик күп башка төрле бүләкләр дә бар. Моның өчен бары тик элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылырга һәм язылу турындагы документның копиясен (почтада язылганда - квитанция, редакциядә язылганда - касса чегы) редакциягә җибәрергә (исем-фамилиягезне, адресыгызны, телефон номерыгызны куярга онытмагыз) яисә китереп бирергә генә кирәк.
Тулырак мәгълүматны «НТР-24» сайтына кереп укырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев