Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туган тел бәйрәме

Халыкара туган тел көненә багышланган программа кысаларында шәһәребезнең 76 нчы балалар бакчасында җитди чара узды.

Бакча тәрбиячеләренең әлеге чарага күңел биреп, ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора. Балалар бик оста итеп татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, татар халык әкиятләренә нигезләнеп, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кичәне оештыруда һәм аны алып баруда Алсу Ганиева һәм Римма Минһаҗева зур көч куйганнар.
Туган тел бәйрәменә безне – шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзаларын да чакырганнар иде. Балаларның чыгышларына сокландык, болар бит безнең дәвамчыларыбыз булачак дип, горурланып тамаша кылдык.
Мансур ГАНИЕВ, аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев