Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры каршындагы брусчатка юкка чыккан

Түбәнкамалылар бу хакта НТР телерадиокомпаниясенә шалтыратып, хәбәр иткәннәр. «Юл сыйфатлы һәм нык иде. Аны ни өчен каерырга кирәк икән?» дигән сорау биргәннәр.

Билгеле булганча, Кайманов урамын төзекләндермәкчеләр икән. Беренче чиратта, театр янындагы мәйданны тәртипкә китерәләр, анда яңа брусчатка җәелә. Искесе 15 ел хезмәт иткән.
«Төзекләндерү Урман урамына таба барачак: юллар яңартылып, тротуар җәеләчәк, тукталыш павильонын алыштырмакчы, машина кую урынын киңәйтмәкче булабыз, бу урынны яшелләндерү буенча да эшләр башкарылачак», – дип аңлатты Түбән Кама районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе архитекторы Илья Игин.
Легендар фронтовик Никита Кайманов исемен йөртүче урам шәһәребезнең иң матур истәлекле урыннарның берсе булачак. Яңартуның беренче этабы быел көзен тәмамланып, икенчесе киләсе елда башланачак. Биредә шулай ук драматург Туфан Миңнуллинга һәм Никита Каймановка һәйкәл куярга ниятлиләр.

Проект фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X