Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тротуар кем өчен

Шәһәрдә машиналарның күп булуы кешене тротуардан йөри алмаслык хәлгә калдырды. Минем сүзгә ышанмасагыз, үзегезнең тәрәзәдән урамга күз салыгыз әле. Умарта оясын сырып алган бал кортларыдай, йортның тирә-ягын машина сарып алып, түләүсез стоянкага әйләндерде. Ояты калмаган машина хуҗалары йорт янәшәсендәге тротуар өстенә үк машина менгереп куялар. Автомобильләре тәүлек буе шунда тора....

Шәһәрдә машиналарның күп булуы кешене тротуардан йөри алмаслык хәлгә калдырды. Минем сүзгә ышанмасагыз, үзегезнең тәрәзәдән урамга күз салыгыз әле. Умарта оясын сырып алган бал кортларыдай, йортның тирә-ягын машина сарып алып, түләүсез стоянкага әйләндерде.

Ояты калмаган машина хуҗалары йорт янәшәсендәге тротуар өстенә үк машина менгереп куялар. Автомобильләре тәүлек буе шунда тора. Бала җитәкләп баручы аналар да, карт-карчык та юл уртасыннан атларга мәҗбүр булалар. Ә бит транспорт юлында теләсә кайсы минутта машина очып килеп чыгу куркынычы бар. Кышкы тайгак юлдан тиз генә читкә чыгыйм дисәң дә, чарасыз каласың, чөнки атлар урын юк - алда да, артта да, тротуар өстендә дә машиналар тезелеп киткән.

Балалар мәйданчыклары да автомашина белән тулды. Мескен бала-чага урамда уйнауның ни икәнен дә онытты, таудан шуарлар иде, тау дигәнен ясарга урын юк. Әти-әниләре белән прогулкага чыккан сабыйлар ни эшләргә белми интегәләр. Тау дигәннән, шәхсән үзем идарәче компаниягә язма рәвештә тау ясауны үтенеп хат юллаган идем (аны язып та торырга кирәкми, ләбаса), Раббым, нинди генә сүзләр ишетмәдем.

Кыскасы, кыш айларында шәһәр йортлары ишегалларын, йорт янәшәсендәге тротуарларны машиналар басып алды. Кем һәм кайчан чара күрер икән?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев