Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түрәләрне ничек эшләтергә

Җитәкчеләрнең халык алдында еллык йомгак ясаулары, идарәче компания чиновникларының микрорайон халкы алдында исәп тотулары гадәти күренешкә әйләнде. Халык һаман саен таләп итеп, сорап та, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек. Бигрәк тә, монысы идарәче компанияләргә кагыла. Йорт өчен җаваплы өлкән вәкилләр халыкның күп кенә теләк-үтенечен шул идарәче компания җитәкчеләренә язма рәвештә...

Җитәкчеләрнең халык алдында еллык йомгак ясаулары, идарәче компания чиновникларының микрорайон халкы алдында исәп тотулары гадәти күренешкә әйләнде. Халык һаман саен таләп итеп, сорап та, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек. Бигрәк тә, монысы идарәче компанияләргә кагыла. Йорт өчен җаваплы өлкән вәкилләр халыкның күп кенә теләк-үтенечен шул идарәче компания җитәкчеләренә язма рәвештә җиткерә.
Җиткерүен җиткерә, ләкин алар безнең сүзгә колак салырга бер дә ашыкмыйлар. Җитәкчеләрнең әллә уйлау сәләтләре сыегайды, әллә инде ялкаулыклары чиктән ашты... Җанын-тәнен үзе яши торган йорт халкының тормышын уңайлы итүгә, урам һәм подъездларның чисталыгына, газоннарга вакытында су сибүгә һ.б. кагылышлы үтенечләрне ул чиновниклар чүпкә дә санамыйлар. Шуннан соң нинди кәеф белән эшлисең инде?! Бу бит, барып торган атның башына сугу белән бер.
"Домофонсервис" хезмәт күрсәтү оешмасына ишекләрнең артык каты шакылдап ябылуына (беренче каттагы квартирларда яшәүчеләр нишләргә тиеш?!), я булмаса ишектәге "домофон"ның эшләмәвенә зарланып, ватылганнарын төзәтүне сорап бирелгән заявкалар тиешенчә һәм вакытында үтәлм. Ишекләрнең кайберләре буенча дистәләрчә мәртәбә исләренә төшерелсә дә, файдасы юк. Подъезддагы электр лампочкаларына, аларга каплап куела торган плофоннарга кагылышлы заявкаларны 41-17-07 хезмәте диспетчерына шалтыратып хәбәр итүгә карамастан, алар тоткарланып үтәлә, үтәлми калган очраклары да аз түгел. Башка чараң калмагач, баш җитәкчегә өмет белән хат язып сорасаң, анысыннан гомердә ишетмәгән сүзләрне ишетергә туры килә. Бюрократиянең котырынып чәчәк атуы шушы буладыр инде! Эреле-ваклы чиновниклар бер урында кесә тутырып, икенчесенә күченеп утыралар да, һаман да күбрәк каеру ягын эзлиләр, аларга гади халык үзе дә, аны борчый торган проблема да кирәкми!
Билгеле булганча, йорт буенча җаваплы вәкил булган "старший"ларның иң зур бурычы - коммуналь-хезмәткә түләмәүчеләр белән эшләү. Кулдан килгәнчә, барысын да кыланасың. Ләкин уңай нәтиҗәгә ирешү кайвакыт кыенга туры килә. Безнең генә тырышлык җитмәгәч, идарәче компания һәм башка хезмәтләр дә кушылырга тиеш тә, әмма һаман да шул бер балык башы: эшлиселәре килми! "Квартплата" бурычы бүгенге көнгә 74 мең сумга җиткән бер хуҗабикә бар. Узган елның мартыннан бирле шул хуҗабикәгә карата бернинди чара да күрә алмаган юридик оешмаларны тиешле дәрәҗәдә эшли дип әйтергә тел әйләнми!
Менә тагын бер мисал: улларына квартир сатып алып биргән бер гаиләдә барысы да сау-сәламәт, җир җимертеп эшлиләр. Ни өчен "квартплата" түләмәүләрен сорагач, әзмәвер кебек ирнең "ипигә дә акчабыз юк", дип мескенләнеп торуы нинди кысаларга сыя икән ул?! Гомумән, гади пенсионерның гына "квартплата" буенча бурычы юк. Алар әнә шул "бер тиенсез" байларга нәфрәтле...
Ул намуслы пенсионерларга һәм бурычсыз кешеләргә, миңа биргән киңәшләре, үтемле фикерләре өчен рәхмәттән башка сүзем юк.. Шунысын да җиткерим әле: әйдәгез, үзебез яши торган подъездда бурычсыз яшәргә тырышыйк, ә ул, үз чиратында, безгә ремонт таләп итүдә булышачак. Үзебезнең идарәче компания җитәкчесе исеменә газонны тотып алып (черек торба җитәрлек), үлән чәчеп, куаклар утыртуны сорап язган гаризага, янәсе, "йөз процентлы үсешкә ирешсәгез, башкарырбыз", дигән фикер җавап булды. Кызык та, кызганыч та шундый ахмак җавап. Мин, гомумән, эшләргә, булдырырга, булдырганны сакларга ярата торган авыл баласы. Йортыбыз өчен берәр уңайлык өмет итеп мөрәҗәгать итсәм, «Ох, как надоела эта женщина», дип көрсенәләр. Нишләргә? Эшләп-эшләп тә ярамагач, бәлки 1200 сум акчаларына төкереп, "старший"лыктан китәргәдер?
Һәрбер оешмада үз вазифасы өчен җаваплы кешеләр эшли, хезмәт хакы алалар. Без "старший" булган пенсионер-инвалидлар да шул штаттагы хезмәткәрләрдән дә ныграк борчылабыз. Тик аларның, нишләптер, эчләре дә пошмый, эш эшләгәнгә түгел, ә урын биләп утырганга күрә генә ала торган "зрә платлары" да кулларын пешерми...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев