Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түрәләр битараф...

Ни өчен түрәләр халыкны санга сукмыйлар икән? Халык үзенең зарларын газетага да язып чыга, төрле түрәләргә мөрәҗәгать итеп тә карый, ләкин бернәрсә дә үзгәрми, түрәләр битараф булып кала. Җәй көне чокыр-чакырлы юллар булса, кыш көне җәяүлеләр йөри торган юллар боз белән каплану аркасында, аякны күтәреп атлап йөреп булмый. Күпме кеше...

Ни өчен түрәләр халыкны санга сукмыйлар икән? Халык үзенең зарларын газетага да язып чыга, төрле түрәләргә мөрәҗәгать итеп тә карый, ләкин бернәрсә дә үзгәрми, түрәләр битараф булып кала.
Җәй көне чокыр-чакырлы юллар булса, кыш көне җәяүлеләр йөри торган юллар боз белән каплану аркасында, аякны күтәреп атлап йөреп булмый. Күпме кеше шул юлларда таеп егылып, кулын-аягын сындыра, ә сынган урын дөрес итеп ялганмый кала. Шуңа күрә шәһәрдә аксак аяклылар бик күп. Җәяүле кеше йөри торган юлларга кыш буе ком сибелми, шулай ук трамвай, автобус тукталышларына да. Ә бит җәй азагында ук түрәләр (кем алдындадыр) фәлән тонна ком һәм тоз хәзерләп куйдык дип мактана башлыйлар. Кама елгасы төбеннән ел әйләнәсе диярлек ком чыгарсалар да, җәяүле юлларына җитәрлек сибелми кыш буе.
Менә мин үзем Шинчылар урамының 44нче йортында торам. Аптырагач, СТОС рәисенә дә мөрәҗәгать итеп карадым, нәтиҗәсе генә булмады. Үземнең дә егылганым бар. Күпме егылган кешене күрдем үзебезнең микрорайонда. Бер көнне олы яшьтәге хатын егылып урыныннан тора алмады, кулын сындырган. Янында бергә булган яшь хатын «ашыгыч ярдәм» чакырды. Ә бу институт (44 б йорты) буйлап бара торган юлга барыбер ком сибелмәде.
Кыш та начар килде, хәзер март уртасы, һаман да юллардан әкрен генә аякларны шудырып кына барырга мәҗбүрбез. Атлап барырга куркыныч, тайгак.
Шәһәр халык өчен төрле-төрле күңел ачу чаралары үткәрә. Халыклар дуслыгы йорты да ачылды, әмма анда җәяүле кешегә бер яклап та бара торган түгел. Кыш көне тайгак, көз һәм яз тездән су һәм пычрак ерып барырга туры килә, тротуар юк. Ә бит ул Халыклар дуслыгы йортына күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр йөри. Газета аша җавап аласы килә, шәһәрнең 50 еллыгына анда тротуар салу каралмадымы икән?
Май чабу бәйрәмендә халык күп булды Халык иҗаты йорты янында. Ә аяк асты боз белән капланган, аякны күтәреп атлап барып булмый, шуып кына бардык. Шул бәйрәмгә дә алдан куркынычсызлык чарасы күрелмәгән җәяүле халыкка. Ком да сибелмәгән, яисә трактор белән бозны кырдырып та куймаганнар. Халыкны ихтирам итүме инде бу?
Депутатларга да, коммунальщикларга да, шәһәрнең башка түрәләренә дә халык зары барып җитми.
Күп вакыт җылы суны туктатып торалар, ә су бирә башлагач ярты тәүлек кулланырга ярамый торган пычрак су килә. Счет-квитанцияләрдә ай саен хезмәтләр өчен тарифлар туктаусыз арта. ОДН дигәнне сөйләп, зарланып арып беттек инде. Без зарланган саен ул аңлашылмый торган сумма артканнан-арта.
Кайгысыз гына ел әйләнәсенә җылылык өчен түли идек, юк, ул тынычлыкны бетереп, инфарктка барып җитәрлек суммалар килә башлады. Кем һәм кайчан халыкка ярдәмгә килер икән?
Земфира РӘХИМОВА,
хезмәт ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев