Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

"Триумф-НК» кооперативы ТР Арбитраж судына банкротлык турында гариза бирде

Түбән Каманың «Триумф-НК» торак кооперативы банкротлык статусын алырга омтыла. Шуңа күрә кооперативның бу бусагаларын атлап кергән оешма клиентлары бу очракта кооператив үз йөкләмәләреннән баш тартыр дип борчыла.

Хәзер кооператив әгъзалары үз кертемнәрен кайтару вакыты буенча бернинди мәгълүмат та ала алмый. Эш урынында – бары техник хезмәткәрләр генә.

Кешеләр арасында канәгатьсезлек хисләре көннән-көн арта гына. 28 гыйнварда Республика арбитраж суды сайтында банкротлык турында гариза да күпләрне аптырашта калдыра. Анда торак кооперативы аны банкрот дип тануны сорый.  Бу омтылыш, сүз уңаеннан, беренче генә түгел. 2019 елның 22 декабрендә суд шундый ук гаризаны караган һәм баш тарткан иде.

Чираттагы утырыш 20 февральгә билгеләнгән. Триумф-НКга карата мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев