Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәҗрибә уртаклаштылар, шәһәрне карадылар

Узган атнада Түбән Камада журналистларның Media Proof - 2017 форумы узды. Ике көн дәвамында барган әлеге чарада илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 400дән артык кеше катнашты. Форум шәһәр администрациясе ярдәме белән оештырылды. Чыннан да, форумга килүчеләр арасында Екатеринбург, Түбән Новгород, Тверь, Псков шәһәрләре вәкилләре дә бар иде. Хәтта...

Узган атнада Түбән Камада журналистларның Media Proof - 2017 форумы узды. Ике көн дәвамында барган әлеге чарада илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 400дән артык кеше катнашты. Форум шәһәр администрациясе ярдәме белән оештырылды.
Чыннан да, форумга килүчеләр арасында Екатеринбург, Түбән Новгород, Тверь, Псков шәһәрләре вәкилләре дә бар иде. Хәтта Майамидан да килгәннәр. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки массакүләм мәгълүмат чаралары тормышыбызда көннән-көн әһәмиятлерәк урын били. Дөнья хәлләре белән вакытында таныштырып бару гына түгел, бизнеска ярдәм, сәяси пропаганда - болар барысы да кешеләргә мәгълүмат тапшыру белән нык бәйле. Технологияләр нык камилләшкән хәзерге заманда аларны тиешенчә файдалану, шул ук вакытта тотрыклы укучылар аудиториясе җыю шулай ук әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Форумның максаты нәкъ менә шул - төрле төбәк матбугат чараларының (басма мәгълүмат чаралары, телевидение, радио, сайтлар һ.б.) уңышлы технологияләрен тормышка ашыруда тәҗрибә уртаклашу иде. Чарада моңа ирешелде. Спикерлар (мәгълүмат тапшыру дөньясында күренекле урыннарны биләүче җурналист оешмалары лидерлары), чыгыш ясаулардан тыш, бирегә җыелган җурналистларның күпсанлы сорауларына җаваплар да бирделәр.
 
Читтән килгән кунакларның күңелен җәлеп итәрлек тагын бер вакыйга булды: аларга кичке шәһәргә экскурсия оештырылды. Кунаклар Красный Ключта төзекләндерелгән яр буен карадылар, паркларда булдылар. Анимацияле төнге урам тамашалары барысының да күңеленә хуш килде.
Әлеге форумның шәһәребез өчен тагын бер әһәмиятле ягы: Түбән Каманы республика күләмендә генә түгел, ә илебез һәм чит ил вәкилләренә дә таныту. Мондый зур вакыйга һәм, иң мөһиме, анда җурналистларның алдынгы вәкилләре катнашу чараның алга куелган бурычын аклады кебек. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин мондый форумның Түбән Камада даими рәвештә ел саен уздырыла башлаячагы турында белдерде.
Фәрит ИМАМОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев