Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тормышы – китап язарлык

93 яшьлек Михаил Леонтьев җәй җитүен түземсезләнеп көтә. Җылы вакытта ул бакчасында яши, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр үстерә. Машиналарны яратмый, «Иж-5» мотоциклында җилдерә. Аны Михаил Варламович 40 ел элек сатып алган, быел машина йөртү таныклыгын да алыштырган.

Михаил Леонтьев хәбәрче килер алдыннан иң матур костюмын киеп куйган, өстендә Беренче һәм Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Жуков медальләре. Үз тормышы турында ветеран сәгатьләр буе сөйли ала, күргәннәре, кичергәннәре – китап итеп язарлык.
17 яшьлек рядовой Леонтьевны фронтка, Ерак Көнчыгышка 1943 елда озатканнар. Әмма өенә ул 1950 елда гына кайткан. Яшь булгангамы, дошманнан да, аткан тавышлардан да бер дә курыкмаган.
Хәзерге вакытта Михаил Варламовичның ике баласы, дүрт оныгы, 6 торыгы бар. Кунакка киләләр, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. Ә ул түземсезләнеп җәйне көтә, планнар кора.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев