Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үткәннәрне дә онытмыйк

Республикада беренчеләрдән итеп шәһәребездә ачылган мәгариф музеена тиздән 30 ел тула. Ул 1991 елда танылган мөгаллим, мәгариф җитәкчесе Нәкый Әхмәтшин тәкъдиме белән төзелде.

Нәкый әфәнде шулай ук музейның беренче директоры да булды. Аның эшен Зәки Нуретдинов дәвам итте. Хәзерге вакытта музейның традицияләрен дәвам итүчеләр булганга, ул ышанычлы кулларда. Җитәкчеләре Эльмира Садыйкова һәм Светлана Егорова бу хезмәтне бик теләп һәм җаваплы итеп башкара. 30 ел эчендә музей күп нәрсәгә иреште. Күптән түгел анда аксакаллар шурасының күчмә утырышы узды. Чарада музей турында Эльмира Садыйкова сөйләде, методист Светлана Егорова исә аның буенча экскурсия оештырды. Чиста, якты, җылы залларда безне шәһәребезнең мәгарифенә нигез салучыларның фотосурәтләре, аларның эшчәнлегенә багышланган язмалар, танылган мөгаллимнәр сурәтләре каршы алды. Алар:«Сез безне онытмыйсыз, рәхмәт», диләр сыман. Бу шәхесләрнең күбесе инде вафат, әмма эшләрен яшь буын укытучылары дәвам итә. Ветеран мөгаллимнәр белән очрашуда педагогия көллияте студентлары да катнашуы – күркәм күренеш.

Музейда мәгариф ветераннары Советы утырышлары һәрчак яшь укытучылар катнашында узуы да мактауга лаек. Димәк, буыннар арасында эзлеклелек бар. Хәзерге вакытта Советны озак еллар дәвамында мәгариф идарәсе начальнигы булып хезмәт куйган, тәҗрибәле мөгаллим, төрле проектлар авторы Равис Шакиров җитәкли.

Мәгариф музее беркайчан буш тормый. Мондагы чараларның берничәсен генә әйтеп узыйм:«Буыннар диалогы»,«Ветеран укытучыларыбызны онытмыйбыз»,«Ветераннар – безнең ярдәмчеләребез»,«Мәгариф ветераннары – сугыш ветераннары»... Аларда шәһәрдәшләребез генә түгел, республикадан килүче кунаклар да катнаша.

Музей заллары экспонатлар белән хәзерге вакытта да даими баетыла. Әле күптән түгел генә фильмоскоп тапшырганнар. Залларда гади фотолар, язмалар, экспонатлар гына түгел, ә мәгариф тарихы, аның хезмәткәрләренең авыр эшләре нәтиҗәсе икәнен онытмасак иде. Мондый музей бездә горурлык тудыра, яшь буынны тәрбияләү өчен материал да җитәрлек тупланган.

Суфиян Минһаҗев

Фото: https://www.google.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X