Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәки үземнеке иттем...

Мин әниемнең яраткан улы булып үстем. Гаебем булса да, гел яклады ул мине. «Ялгышлык белән эшләдең бит, әйеме? Төзәлергә сүз бирерсен, дип ышанам», - дия иде. Сүз бирүен бирәм, ләкин үтәмим. Чөнки әнием кичерәчәген беләм. Шул рәвешле, үз кирелегемдә нык торырга, әнине тыңламаска ияләнеп киттем.. Алай ярамавын беләм, барыбер, үземчә...

Мин әниемнең яраткан улы булып үстем. Гаебем булса да, гел яклады ул мине. «Ялгышлык белән эшләдең бит, әйеме? Төзәлергә сүз бирерсен, дип ышанам», - дия иде. Сүз бирүен бирәм, ләкин үтәмим. Чөнки әнием кичерәчәген беләм. Шул рәвешле, үз кирелегемдә нык торырга, әнине тыңламаска ияләнеп киттем.. Алай ярамавын беләм, барыбер, үземчә эшлим. Әнием әйтеп-әйтеп карый да, үз эшенә керешә. Берничә мәртәбә минем аркада күршеләр белән эләгеште.
- Ярар, эчкән, ди. Кем эчми? Ялгышкандыр, төзәлер, яшь бит әле.
Яклаучым барын тойгач, гел кире-беткәнгә әйләндем. Бернәрсә турында да уйламыйча, кайгырмыйча, салмак кына үз сукмагымнан атладым. Сикәлтәсез, җиңел сукмак иде ул. Шулай да үз-үземә «ялкау» дигән ярлык тактырасы да килми. Техникумга теш үтмәгәч, һөнәр мәктәбенә укырга кердем. Уку тиз туйдырды - ташладым.
Ялгыз башыма урамда трай тибеп йөрү кызык түгел иде, үзем кебек дуслар таптым. Кул шешәгә сузылды. Дөнья тагын да түгәрәкләнеп китте. Тик бу халәт озакка бармады. Үземә сорау бирәм: нинди тормыш соң бу? Барысына да, барына да ачу килә.
Көн арты көннәр уза торды. Тик бер көнне мине яшен суккандай булды: дусларым белән тукталышта басып торганда, автобустан төз гәүдәле, зифа буйлы, мода белән киенгән кыз төште. Чәчләре дулкын-дулкын булып, иң өстенә төшеп тора. Ничек әйтәләр әле: бер кашык су белән кабып йотарлык. Мин баскан җиремдә шул кызга карап, тораташтай катып калдым.
Аны каршы алучы булмады. Ул җиңел адымнар белән алга атлады. Мин дә айнып киттем. Кем бу: кунак кызымы, әллә эшкә килгәнме?
Дамир белә икән аны. «Әллә Мәдинәне танымадыгызмы? Техникумны тәмамлап, кайтуы. Әтисе фермасында икътисадчы булып эшләячәк», - диде.
- Кызык: хезмәт хакы түләр микән ул кызына?
- Әтисе бик җитди кеше аның. Юкка акча сарыф итми. Эшләсә - түләр.
Әйе, Мәдинәне танырлык та түгел, чибәрләрнең чибәре. Гүзәллек бәйге-сендә, һичшиксез, җиңәр иде. Тар гына җилкәле, озын аяклы кыз шундый чибәргә әйләнер, дип кем уйлаган! Аның артыннан күземне ала алмый озак карап тордым. Шул мизгелдә аны үземнеке итәм, дип, сүз бирдем.
Кич булуын зарыгып көттем. Клубтан Мәдинәне озата баруымны күз алдына китердем.
Килде, тик берәү белән дә биемәде. Берара залдагыларны күзәтеп торды да чыгу ягына борылды.
- Сине озатырга мөмкинме? - дидем мин, юлына аркылы төшеп.
- Өебез ике адымда гына, мәшәкать-ләнеп торма.
Минем белән мондый хәлнең булганы юк иде. Мәдинәдән күземне ала алмыйм.
- Күптән күрешкән юк, сөйләшер сүз табылыр әле, - дигән булам үзем.
- Әйе, - дип, тирә-ягына карангандай итте дә: -барысы да элеккечә кебек, - дип куйды.
Күрәм: кәефе юк. Ул бит минем үз дигәнемне үти торган кеше булуымны белми әле.
- Мотоциклда йөрик, - дип тәкъдим ясадым.
- Болай да салкын, нинди мотоцикл тагын? Ничек яшисез сез бу авылда: җырлары - иске, кызлар - юан, бии дә белмиләр, бер урында тик таптанып торалар. Чәчләре ясалмаган, өсләренә кигән киемнәре дә модага туры килми, артта калганнар, сөйләшүләре дә авылча, - дип җавап кайтарды Мәдинә, масаеп.
- Ә син аларга биеп күрсәт, аралашырга тырыш. Бәлки, дуслашып та китәрсез.
Без яңадан клубка кердек. Мәдинә уртага чыгып басты. Бию көе аның өчен генә уйный иде. Салмак кына бию көенә, күлдә йөзгән аккош кебек, кулларын җәеп биеде дә биеде. Үз теләгемә ирешүемә шатланып, клубтан бергә чыктык. Капка төпләренә кадәр озата килдем. Шаян сүзләремнән көлгән булып кыйланды. Моңа ачуым килмәде, ярар, кылансын әйдә, шуңа да кыз кеше бит ул.
Шулай итеп без очраша башладык.
- Газиз, ярый әле син булдың, бу авылда акылдан шашырга була, - дип, мине үбеп алды беркөнне.
Мин башта югалып калдым. Нәрсә бу: сынап каравымы, әллә ияләшүеме? Үземнең дә үзгәрүемне сизәм сизүен...
Чыннан да, безнең авыл кечкенә, аңың каравы район үзәге якын, шәһәр дә ерак түгел.
Мәдинә, әтисе янында эшләсә дә, фермерлыкка күңеле ятмый иде. Шунлыктан еш кына әтисе белән аңла-шылмаучылыклары килеп чыга. Отчет-
лар төзүдән баш тартуы да әтисенә ошамады. Зур өметләр баглаган иде ул кызына, ярдәмчесе булыр, дип өметләнде. Ә безнең арадагы хәлләргә килгәндә, Мәдинә бераз тарткаланып торса да, барыбер, минемчә булып чыкты, очраша башладык. Берничә мәртәбә шәһәрдә яшәүче әти-әнием янына кайтып килдек. Алар чит илгә эшкә китеп, безгә квартираны калдырырга булдылар.
Тора-бара Мәдинәмнең авыры да беленә башлады, шуның аркасында эшкә алырга теләүче булмады. Һаман да шул кешечә булсын, дигәндәй, миңа ут капкандай йөгерергә, балдакларга, туй күлмәгенә акча табарга кирәк иде.
Тырышуыма карамастан, нигәдер аныкылар туй турында ишетергә дә теләмәде. Мин ЗАГСка гариза бирүебезне әйткәч, әтисе чынлап торып чыгырыннан чыкты. Әнисе, кызының тулып килүен күреп:
- Буласы булган, чабатасы тузган. Артка юл юк, өйләнешергә туры килер.
- Барыбер, туй булмаячак! - дип нокта куйды әтисе. - Кешечә эшләргә кирәк иде.
Шулай да, ялына торгач, өйләнешергә рөхсәт алдык. Әни бу юлы да яклады. «Туйны үземнекеләр хәл итәр», - дип тыныч кына яши башладык. Иң мөһи-ме - туй түгел, мин дигәнчә булуы. Шулай булмыйни: күпме каршы килсәләр дә, Мәдинәне үземнеке иттем бит!
Хәер, бу адымым өчен һич үкенмим. Үзем дә элеккеге киребеткән Газиз түгел инде. Кирелек белән ерак китеп булмавын аңладым. Дөнья көтәргә кирәк, җәмәгать, мин бит тиздән әти буласы кеше.
Кәүсәрия Шәйдуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X