Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Тирә-як төтен белән тулган иде, ялкын биеккә күтәрелде»

10 октябрьдә, пәңҗешәмбе көнне кичен өйгә кайтканда, улым кинәт: «Әни кара, янгын сүндерү машинасы!», – дип кычкырды. Чыннан да, ерактан ук кычкыртып килгән машиналар, бер-бер артлы тиз генә үзып киттеләр. Ничә икәнен төгәл күрмәдем. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Химиклар урамындагы 37/1 йортында урнашкан «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыгуы турында хәбәр таралды.

Беренче булып төтен чыгу турында, балаларын бу үзәктәге бию түгәрәгенә йөртүче Ольга Матвеева һәм Марина Федосеева хәбәр иткән. Алар барлык кешеләргә бинадан тиз арада чыгарга кирәклеген җиткергән.
Бу вакытта үзәктә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Михаил Каморин һәм Ленар Хәбибрахманов булган. Аларны урлау очрагы буенча чакыртканнар. Икенче катта башта төтен, аннары ялкын күренгәч, менеп, идәндә яткан гидрантлардан су сибә башлаганнар. Аннары килеп җиткән янгын сүндерүчеләр эшкә керешкән. Ут чыганагын һәм ялкынны сүндерүгә якынча сәгать ярым вакыт киткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.
Ачыкланганча, бинаның икенче катында төзелеш материаллары янган. Башта янгын – өченче, аннары икенче ранг дип игълан ителгән. Ут 100 квадрат метр мәйданга җәелгән. Аны сүндерүдә 15 машина, 57 кеше катнашкан. Түбән Кама прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү башлады. Фаразларның берсе буенча, эретеп ябыштыру эшләре вакытында, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү аркасында (рөхсәтсез эшләгәннәр) килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта ТРның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Интернетта, янгын вакытында сигнализация эшләмәгән, дигән хәбәр дә бар. Югыйсә, берәү бинадан чыкканда яздырган видеода, эвакуация турында хәбәр ачык ишетелеп тора. Икенче һәм өченче кат арасында урнашкан бию студиясе җитәкчесе Диана Смирнова әйтүенчә, сигнализация тавышы, башта, гомумән, ишетелмәгән. Бу көнне шөгыльләр музыкасыз, җитәкче тавышы астында узган.
– Бер ана кинәт ишеккә дөбердәтә һәм «янгын» дип кычкыра башлады. Ишек роликлы, өстән аска төшерелә, әмма соңгы арада начар ачыла иде. Юкса, администрациягә дә ничә тапкыр хәбәр иттек! Ача башладык – ачылмый, запас чыгу ишеге янына чүп өеп куйганнар, аннан чыгып булмый. Ике ана һәм мин ишекне көчкә ачып, кызларга беренче күргән куртка һәм аяк киеме эләктереп, аска төшәргә куштык. Тирә-як төтен белән тулган иде, ялкын биеккә күтәрелде, – дип искә ала Диана.
Үзе әйтүенчә, 2нче-7нче сыйныф кызлары булгангамы, барысы да тиз арада чыгып өлгергәннәр. Алардан соң кечкенәләр төркеме килергә тиеш булган... Янгын турында беренчеләрдән хәбәр итүче Ольга Матвеева кызын шул төркемгә йөртә. Баласын алып килеп, киендереп, чәчен җыйганда төтенне күреп алган. Студия балаларын чыгарып, аска төшереп җибәргәч, өченче катка, футбол түгәрәге барган бүлмәгә йөгергән. Анда ата-аналар берни белми утыралар икән. 3-4 яшьлек сабыйларны киендереп тә тормыйча, күтәреп төшкәндә сигнализация тавышы ишетелгән.
– Балалар елаганы интернеттагы видеода яхшы ишетелә. Ут сүндергечләр белән йөгереп йөргән кешеләрне күрдем. Күрәсең, башта ялкынны үз көчләре белән сүндермәкче булганнар. Төтен кара һәм зәһәр иде. Бәхеткә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитте. Өйгә кайтып кереп, күргәннәр искә төшкәч кенә, куркып калдым, – ди Ольга.
Газетаны тапшырганда, Михаил Каморинга һәм Ленар Хабибрахмановка «Батырлык һәм коткару өчен» медальләре тапшырылачак, дигән хәбәр иреште.
Гомумән, быел янгыннар күп булды. Нигездә, бакча һәм авыл йортлары янды. Узган атнада исә шәһәрдә 20 микрорайондагы тукталыш павильоны янган. Әмма вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндергәннәр. Кызганычка, павильон эчендәге кондиционерны саклап калып булмаган. Фаразлар буенча, сәбәбе – электр үткәргеченең кыска ялганышында. Зыян күләме соңрак билгеле булачак. Бу тукталышны халыкта «бәхетсез» дип тә йөртәләр. Кышын ике бала сугышып, пыяласын ватканнар иде.
Ә узган җомгада Сәлих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең бер бүлмәсендә төтен чыга башлагач, бинадагы барлык кешеләрне урамга чыгарганнар. Урынга берничә янгын сүндерү машинасы килеп җиткән. Соңрак ачыкланганча, төтен лампадагы кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыга башлаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев