Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тик ятарга яратмый ул

Түбән Камада Рөстәм Әсәдуллинны (фотода сулдан) белмәүче кеше аздыр. Ул Түбән Кама телерадиокомпаниясендә «Яӊалыклар» тапшыруын алып бара, җырчы, баянчы, тамада, гомумән, актив тормыш белән яшәүче. 3-4 яшемдә гармун тарта башлаганымны хәтерлим, аны миӊа Актанышта яшәүче әбием бүләк иткән, - дип исенә төшерә Рөстәм. - Моӊга хирыслыгым, гармунга тартылуым әтидән дип...

Түбән Камада Рөстәм Әсәдуллинны (фотода сулдан) белмәүче кеше аздыр. Ул Түбән Кама телерадиокомпаниясендә «Яӊалыклар» тапшыруын алып бара, җырчы, баянчы, тамада, гомумән, актив тормыш белән яшәүче.

3-4 яшемдә гармун тарта башлаганымны хәтерлим, аны миӊа Актанышта яшәүче әбием бүләк иткән, - дип исенә төшерә Рөстәм. - Моӊга хирыслыгым, гармунга тартылуым әтидән дип уйлыйм.

Әмма малай сәхнәгә омтылмый. Дөрес, музыка мәктәбендә укырга туры килә, тик гомерен артист һөнәре белән бәйләргә уйламый. Мәктәпне тәмамлауга, киләчәктә предприятиедә эшләү нияте белән, химия-технология институтыныӊ Түбән Камадагы филиалына укырга керә. Тик ике курс кына укый.

- Институтны ташларга теләгәнне белгәч, әни ачуланды, әлбәттә. Тик нишлисеӊ, күӊелем тартмагач... Эш эзләргә туры килде. Эштән курыкмыйм мин: 11-12 яшьтә газета саттым, үсә төшкәч, төзелештә ярдәмче булырга туры килде. Бу юлы, нишләптер, Илһам Хисмәтуллинныӊ «Илһам» татар эстрада ансамбленә бардым, -
алмадылар, - ди Рөстәм. - «Син яшь бит әле», диделәр.
Егет Т.Миӊнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрына юл тота. Режиссеры Рөстәм Галиев аны җырлата, гармунда уйнатып карый һәм... ут куючы итеп эшкә ала. Әмма егет сәхнәгә дә чыга. Җырлар яза башлый. Аныӊ «Зәӊгәр күзләрең» җырын Булат Нигъмәтуллин, «Ялган назлар кирәк түгел миӊа» дигәнен Резеда Кадыйрова башкара, шулай ук Раяз Фасыйхов һәм Иркә, Илшат Вәлиев һ.б. җырчылар репертуарында бар.
- Театрда үсә алмадым мин, киттем. Музыкаль белем кирәк - ансыз булмый. 2008 елда С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга кердем, - дип дәвам итә Рөстәм. - Шул ук вакытта «Нардуган» бию һәм җыр ансамблендә эшләдем. Көллиятне тәмамлагач, Казанга югары белем алырга китеп бардым.
Башкалада да тик ятмый ул, туйлар алып бару теләге белән яна башлый. Авыр, әлбәттә, әмма тырышлык булса, таулар җимерергә мөмкин. Иӊ мөһиме: нинди генә көтелмәгән хәл килеп чыкса да, югалып калмаска, кирәк чакта, импровизация дә ярдәм итә. Рөстәмгә Динә һәм Рафаэль Латыйповлар концертларын алып барырга туры килгән.
- Баянда да уйнадым, кирәк чакта хәтта биюче дә булдым, - дип елмая ул. - Алдагы тормыш, иҗат өчен менә дигән тәҗрибә!
Түбән Камага кайткач, Рөстәм Әсәдуллин башы белән яӊа эшкә чума. Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева белән берлектә «Күчтәнәч» проекты туа. Аныӊ максаты - шәһәр һәм райондагы сәләтле яшьләргә үзләрен ачуда ярдәм итү. Ул җимешләрен бирде. Мисал өчен, «Сөенеч» театры нәкъ менә шул проект ярдәме белән барлыкка килде (җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева).
НТРда «Подмена» акциясе игълан ителгәч, Рөстәм үзен сынап карарга була. Әмма чарага соӊга кала - авария аркасында трамвай 15 минутка туктап тора.
- Ул проект буенча үзеӊ теләгән өлкәне сайлап, текст укыйсыӊ. Мин үземне спорт комментаторы итеп күрә идем, тик аны башка кеше сайлаган. Ә менә «Яӊалыклар» тапшыруын алып барырга теләүче юк, - ди ул. - Тәвәккәлләдем, нәтиҗәдә, ике атнадан чакырып алдылар.
Узган ел Рөстәм өйләнеп тә куйган. Гөлназы белән алар бергә укыганнар. Ул музыка мәктәбендә укыта. Хәзер исә - декрет ялында, 1 ай элек Әсәдуллиннар гаиләсендә уллары Мурат дөньяга килә. Сабый музыканы бик ярата икән, гармун тавышын ишетүгә елаудан туктый.
Рөстәм кебек янып-дәртләнеп яшәүчеләр сирәк була. Күптән түгел Рәшит Хисмәтуллинныӊ «Мәхәббәт газабы» җырына клип та төшергән. Аны «Мәйдан» каналы буенча күрсәтәләр. Шулай да, планнары зурдан - җырчы буларак үсү, карьераны дәвам итү. Билгеле, монда тырышлык белән генә булмый, акча да кирәк. Шуӊа күрә әлегә булган бар керем Рөстәмнеӊ «раскрутка»сына китә. Миӊа калса, ул анысын да булдырачак: үҗәтлеге дә, максатына ирешү теләге дә зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X