Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Теләсәләр, машинасын да табалар

Тирә-юньдә чыдап булмаслык ис. 121 нче маршрут тукталышында дүрт чүп контейнеры туп-тулы. Әмма тракторчы әйтүенчә, мәйданчыктагы чүп көн саен чыгарыла. НТР хәбәрчеләре урынга барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайттылар.

Бакчачылар үзләре дә контейнерларны көн саен бушатуларын исбатлыйлар. Әмма машина китеп баруга, берничә сәгать эчендә алар чүп белән тула. Гаеп кемдә яки нәрсәдә? 
Беренчедән, бирегә калдык-постыкларны дүрт бакчачылык ширкәтеннән – «Нефтехимик», «Шинник», «Спутник», «Индустрия» дән алып киләләр. Ә бу 3000 бакча дигән сүз. Димәк, контейнерлар җитми. Шул ук вакытта бакчачылар үзләре дә гаепле, чөнки чүп арасында мебель җиһазлары, ишекләр дә, агач ботаклары да күп. Ә бу контейнерлар алар өчен каралмаган. Чүп чыгару өчен җаваплы «Гринта» региональ операторының матбугат секретаре Денар Сөләйманов әйтүенчә, аны бакчачылар үзләре махсус мәйданчыкларга илтергә тиешләр. Тик алары да юк. Нәтиҗәдә, мәсьәлә шул килеш кала бирә.
Шул ук вакытта «Гринта» җәмгыяте эшеннән, дөресрәге, эшсезлегеннән зарланучы бакчачылык ширкәтләре күп. Мәсәлән «Мичуринец» бакчачылары чүпнең атналар буе чыгарылмавы турында хәбәр иттеләр. Җыелган калдык-постыклар эсседә бозыла башлап, тирә-юнь «хуш» ис белән тулган. Кешеләр әйтүенчә, мондый тәртипсезлек беренче тапкыр күзәтелә. Алар фикере белән Түбән Кама бакчачылык ширкәте ассоциациясе рәисе Илһам Булатов та килешә. 
– Бакчачыларга чүпне чыгару өчен бәяне арттырдылар. Әмма «Гринта» бу эшне оештыра алмый. Алар килешүләр төзеп, безнең белән интернет аша аралаша. Элек машинаны бакчачылык ширкәте рәисе чакыртса, хәзер телефон аша гариза бирәбез, тик файдасыз. «Гринта» җәмгыяте чүпнең кая җыелганын да белми, техникасы да җитми, – дип канәгатьсезлеген белдерде ул.
Кайбер бакчаларда чүп машиналары килешү буенча атнага ике тапкыр түгел, ә айга бер тапкыр килә икән. «Гринта» вәкилләре исә үз чиратында эш графигына үзгәрешләр кертергә вәгъдә бирделәр. Шунысы да бар, хәбәрчеләр килеп төшергән вакытта, «Мичуринец» бакчачылык ширкәтенә машина килеп, чүпне төяп киткән. Теләсәләр – булдыралар!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев