Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларны кызыклы очрашулар көтә

15 февральдә НТР медиахолдингының милли бүлеге яңа проектлар сезонын башлап җибәрә.

Көн саен кызыклы тапшырулар, әңгәмәләр күрсәтеләчәк.

«Яңалыклар» тапшыруының вакыты үзгәрми. Хәбәрчеләр 18.00 сәгатьтә түбәнкамалыларны шәһәрдәге һәм райондагы соңгы яңалыклар белән таныштырачаклар.

– Моннан кала, яңа проектлар да тормышка ашырылачак. Шуларның берсе – «Форсат» дип атала. Түбәнкамалылар чигү, ризык әзерләү, курчак тегү, чәч үрү һәм башкалар буенча осталык дәресләре күрсәтәчәк. Бу программа атнага бер тапкыр чыгачак, – ди НТР милли бүлеге җитәкчесе Гөлия Нигъмәтуллина.

 

Тагын бер проект Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә әзерләнә. «Татарлар һәм ...» тапшыруы шулай ук атнага бер чыгачак һәм татарлар тарихына һәм бүгенгесенә багышлана.

– Төрле өлкәләргә мөрәҗәгать итеп, төрле темаларны яктыртабыз. Әйтик, милли ризыклар ничек әзерләнгән? Хәзер ничек?  Элек китапларга мөнәсәбәт нинди булган? Тапшыруларны әзерләгәндә, районга да барабыз, төрле кешеләр белән очрашабыз. Түбәнкамалыларны тарихи документлар, истәлекле урыннар белән таныштырабыз. Материал бик бай, күрсәтерлек кызык әйберләр күп, – ди тапшыру режиссеры Фәнис Кадыйров.

 

«Көн темасы» үз көнендә һәм үз вакытында чыгачак. Шәһәребезнең һәм районның күренекле кешеләре белән актуаль темаларга әңгәмәләр  әзерләнәчәк. 

 

 «Сәләтеңне күрсәт» телевизион бәйгесе дә түбәнкамалылар өчен кызыклы булыр, дип саный проект авторлары. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырыла. Матур итеп җырлыйсызмы, сәнгатьле итеп шигырь сөйлисезме, музыка коралында уйныйсызмы, биисезме – рәхим итеп сәләтегезне күрсәтә аласыз.

Бәйгедә катнашыр өчен 8(8555)40-07-70 номерына шалтыратырга яки news@ntr-24.ru электрон адреска хат язарга кирәк.  Гөлия Нигъмәтуллина әйтүенчә, проект ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм җиңүчеләр катнашындагы гала-концерт белән тәмамланачак. Тапшыруның алып баручысы – Ильяс Шәяхмәтов.

 

– НТРда элек татар телендә проектлар күп иде. Кызганычка, соңгы арада бер дә күренмәде. Медиахолдинг җитәкчесе Наталья Реджеп-Алиева миңа бәйгене алып барырга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым. Түбән Камада сәләтле кешеләр бик күп, дип беләм. Шуңа күрә проект уңышка ирешер, кешеләр өчен бу зур мөмкинлек тә, – дип уртаклашты тәэсирләре белән  Ильяс үзе.

 

 Планнарда – радио аша түбәнкамалыларны яңалыклар белән таныштыру һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыру. Моңа кадәр Түбән Камада татар телендә җирле радио булмаган.

 

Яңа проектлар сезоны башланырга 10 көнләп вакыт калып бара. Тапшырулар «сетка»сы хәзерге вакытта раслау этабында.

 

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев