Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга әлегә курыкмаска мөмкин

Кытайда барлыкка килгән коронавирус (COVID-19) авыруы тамырларын җәя генә бара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәтта пандемия игълан итәргә мәҗбүр булган.

Моңа кадәр эпидемия 2009 елда дуңгыз гриппы (N1H1) таралган вакытта игълан ителгән. Хәзерге вакытта коронавирус белән дөнья буенча 126 меңнән артык кеше авырый, 4630 кеше вафат булган, 68 меңнән артыграгы савыккан. Россиядә коронавирус 31 кешедә ачыкланган.Шул сәбәпле, Мәскәү мэры карары белән өч зур фестиваль үткәрелмәячәк. Андагы мәчетләрдә дә җәмәгать намазлары укылмаячак.
Бу яктан, шөкер, Татарстанда барысы да тыныч. Барлык хезмәтләр күптән әзер, даруханәләргә медицина маскалары кайтартылган, дарулар бар. Әмма табиблар кеше күп булган урыннарга чыгудан тыелырга, кулларны ешрак сабынлап юарга, маска кияргә, гигиена турында онытмаска киңәш итә.
Шушы көннәрдә Түбән Кама имаммөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов социаль челтәрләрдә шәһәр һәм район халкына үз мөрәҗәгатен җиткерде. Ул коронавирусны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау белән чагыштыра һәм кылган гөнаһлар турында уйланырга чакыра. «Бәлки, кемнедер үпкәләткәнбездер яки кемгәдәр тиешле игътибар бирмәгәнбездер. Мондый вакытларда бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга, ата-аналарыбызга күбрәк кадер-хөрмәт күрсәтергә, гаиләләребез, балаларыбыз белән ешрак аралашырга кирәктер, бер-береңә яхшы иптәш һәм күрше булу аеруча мөһим. Авырган кешеләргә Аллаһы Тәгалә сырхауларыннан савыгырга насыйп итсен, саулык-сәламәтлек бирсен дип дога кылырга онытмыйк!» – дип язган хәзрәт.

Лилия Заһретдинова

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев