Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар Ураза бәйрәмен үткәрделәр

Быел мәчетләрдә гает намазы укылмады, балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелмәде.

Коръәнне онлайн режимда Хәлил хәзрәт Хәбибрахманов укыды, аннары Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, шулай ук туры эфирда, котлавын җиткерде.
30 көн дәвамында дөнья мөселманнары ураза тоттылар, тәравих намазлары укыдылар, мохтаҗларга ярдәм күрсәттеләр. Ураза бәйрәме көнне, гадәттә, күп кенә кеше сәдака да бирә һәм мәчет картларыннан мәрхүм туганнарына дога кылдыра иде. Бу юлы да мондый мөмкинлек тудырылды. Капкалар янында торган махсус тартмаларга теләгән һәркем акча салды, бабайлар исә дога кылды. Куркынычсызлык чаралары, әлбәттә, сакланды: кулларда – перчатка, биттә – битлек, кешеләр араны да сакладылар.
Түбәнкамалылар киләсе зур мөселман бәйрәме – Корбан бәйрәмендә мәчеткә килергә ризалык бирерләр дип өметләнә. Анысы исә 31 июльдә булачак

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев