Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары алдалый

«Фатирлар буенча һәм шәһәрдәге оешмаларга кереп йөрүче дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары агентларыннан тынгылык юк, - ди Рәшидә Галимова. - Алар, сүз берләшкән шикелле, барысы да бер төсле сөйли: әгәр җыелган акчаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт аларны алачак һәм пенсияләр түләү өчен тотылачак, имеш. Барысыннан да бигрәк...

«Фатирлар буенча һәм шәһәрдәге оешмаларга кереп йөрүче дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары агентларыннан тынгылык юк, - ди Рәшидә Галимова. - Алар, сүз берләшкән шикелле, барысы да бер төсле сөйли: әгәр җыелган акчаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт аларны алачак һәм пенсияләр түләү өчен тотылачак, имеш. Барысыннан да бигрәк шунысы ачуны китерә - алар үзләрен Россия пенсия фонды белгечләре дип таныштыра. Соңгы вакытларда банк һәм иминият компанияләре хезмәткәрләреннән дә шундый тәкъдимнәр килә башлады.
«Чыннан да, пенсиянең тупланма өлешеннән колак кагарга мөмкинме һәм акчаны дәүләт пенсия фондыннан шәхси фондка күчерергә кирәкме?» - дип кызыксына газета укучыбыз.
Әлеге сорауга җавап алу өчен без Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семеновага мөрәҗәгать иттек.
- Сезнең пенсия тупланмасын дәүләт үзенә алмаячак һәм хәзерге пенсионерларга түләү өчен дә файдаланмаячак. Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерү өчен бернинди дә рәсми күрсәтмәләр юк. Тупланманың кайда формалашкан булуына (дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында) карамастан, алар инвестицияләнә һәм пенсиягә чыккач сезгә түләнә. Тупланган акчаны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерәсезме яки юкмы - монысын үзегез сайлыйсыз. Пенсиягезнең киләчәген кемнәргә - дәүләт компанияләренәме яки шәхси компанияләргәме - ышанып тапшырырга икәнлеген үзегез хәл итегез.
Әгәр пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә уйлагансыз икән, фондны сайлауга җаваплы карагыз. Эшкә кабул ителгәндә, кредит рәсмиләштергәндә яки кесә телефоны сатып алганда, килешүгә яки башка берәр документка кул куйганчы, баштан аның эчтәлеге белән яхшылап танышыгыз. Әгәр пенсия фондларын биш елга бер мәртәбәдән ешрак алыштырасыз икән, аңа акча инвестиция керемен исәпкә алмыйча гына күчәчәген дә онытмагыз. Ә бу сезнең өчен отышлы булмаячак. Үзегезнең пенсия тупланмасының күпмедер өлешен югалтачаксыз.
Шәһәр һәм авыл кешеләренә шунысын да искәртәсем килә - Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре фатирларга йөрми. Без эш бирүчеләр белән турыдан-туры эшлибез. Бик кирәк булган очракта, иминиятләштерелгән затларга язмача белдерү яки чакыру кәгазе җибәрәбез.
Фатыйма Зубарева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев