Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар ил язмышына битараф түгел

18 мартта Россия Президенты сайлау көне булды. Кыш буенча иркенләп яумаган кар бер төн эчендә дөньяны күмеп китте. Ул көне буе ява-ява юлларны күмде, йомшак ак ябалаклар очудан туктарга теләмәде. Әмма шуңа да карамастан, түбәнкамалылар иртән үк сайлау участокларына ашыктылар. Һәр тавыш кыйммәтле Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә урнашкан 2252нче номерлы...

18 мартта Россия Президенты сайлау көне булды. Кыш буенча иркенләп яумаган кар бер төн эчендә дөньяны күмеп китте. Ул көне буе ява-ява юлларны күмде, йомшак ак ябалаклар очудан туктарга теләмәде. Әмма шуңа да карамастан, түбәнкамалылар иртән үк сайлау участокларына ашыктылар.
Һәр тавыш кыйммәтле
 
Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә урнашкан 2252нче номерлы сайлау участогында эш кайный. Халык туктаусыз агыла: килеп теркәләләр, бюлетень алалар, кабинкага кереп китәләр, аннан бик җитди кыяфәт белән чыгып, аны урнага салалар.
- Сайлаучылар иртәнге сәгать 7дә үк килә башлады. Әмма участок 8дә генә ачылды. Тавыш бирүчеләр арасында яшьләрнең күп булы шатландыра, - ди сайлау комиссиясе әгъзасы Зөһрә Ганицева. - Мәсәлән, бер сәгать эчендә Урманче урамындагы 11нче йорттан 34 кеше тавыш бирде.
Бу участокта 21 кеше сайлауда беренче мәртәбә катнаша. Аларга сайлау билгесе төшерелгән паспорт тышлыгы һәм Җәлил кинотеатрына билет әзерләнгән. 18 мартта туган көннәрен билгеләп үткән алты кешегә дә бүләк бар.
Валерий Мещеряков сайлауга хатыны белән килгән. Үзе әйтүенчә, барлык сайлауларда катнаша.
- Гражданлык бурычымны үтәргә тиешмен, дип уйлыйм. Һәр тавыш кыйммәтле, - дип фикере белән уртаклашты ул.
- Кешеләр бүген актив. кәефләре әйбәт. Балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бүген укытучыларыбыз кул эшләре буенча мастер-класслар күрсәтәчәк. Укучыларыбыз исә концерт куячаклар, - ди гимназия директоры Айгөл Гаязова.
Гиназиянең ашханәсендә ярминкә оештырылган: сөт, тәм-томнар, яшелчәләр, йомырка - монда ни генә юк. "Суганым беткән иде, ә монда килосы 8 сумнан сатыла. Алдым, әлбәттә", - ди Рәмзия Вафина. Гайнетдиновлар гаиләсе исә торт сатып алган.
 
 
Гомумән, бу көнне шәһәр буенча үз продукциясен ярминкәләргә җирле эшмәкәрләр, "Түбән Кама сөт комбинаты", "Түбән Кама икмәк комбинаты", "Нефтехим" җәмәгать туклану комбинаты - барлыгы 10 предприятие тәкъдим итте. Бәяләр исә 25-30 процент ташлама белән куелды, мәсәлән, тавык йомыркасы дистәсен 43 сумнан, тавыкның килосын 94 сумнан, суганнын килосын 8, бәрәңгене 15 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Көндезге сәгать 12ләргә 8 мең кило бәрәңге, 6 мең кило суган сатылган.

Активлык өчен мактап

Түбән Кама мэры Айдар Метшин Красный Ключ поселогында урнашкан 2266нчы номерлы участогына улы Мурат белән килгән. Мурат беренче тапкыр тавыш бирде. Ул шулай ук әтисе белән «Айданавыборы» республика фотомарофонында катнашты.
 
 
- Минем өчен бу яңалык, бик кызык һәм дулкынлындыргыч мизгел, - дип тәэсирләре белән уртаклаша егет.
- Бүгенге көн республика, шәһәребезнең һәр кешесе өчен зур әһәмияткә ия. Безнең тавышлар тормыш сыйфатына уңай үзгәрешләр кертер, дип ышанабыз, - диде мэр. Ул шулай ук көчле кар явуына карамастан сайлау участокларына килгән түбәнкамалыларны мактады.
Киртәләр юк
 
Россиянең булачак Президенты өчен үзәк дәваханәдә ятучылар да тавыш биргән. Сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр һәм хокук саклаучылардан торган ике бригада стационарның барлык бүлекләрендә булган. Тавыш бирү ашханәләрдә узган. Йөри алмаучылар янына кергәннәр. Тавыш бирүчеләр исемлегенә башта 417 кеше кертелгән. Әмма төнлә дә, көндез дә авырулар китерелү сәбәпле аларның саны 450дән арткан. Иң өлкән авыру - 89 яшьлек Динә Курмашевага сайлау комиссиясе бүләк әзерләгән.
- Тавыш бирү - һәр кешенең гражданлык бурычы. Без алдагы алты елга киләчәгебезне сайлыйбыз. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга әйбәт яшәргә насыйп булсын. Без өлкән буын вәкилләре күпне күрдек. Бүген пенсияне вакытында түлиләр, медицина хезмәтләре күрсәтелә. Безне онытмыйлар, - ди ул.
Авырулар арасында ике кыз беренче мәртәбә сайлауда катнаштылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
18 мартта сайлау участогы перинаталь үзәге булган шәһәр дәваханәсендә дә эшләде. Биредә бала тапкан һәм йөкле 64 хатын тавыш бирде. Бу көнне Түбән Камада ике кыз һәм ике малай дөньяга килде.
Түбән Кама муниципаль районда сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле 18 мең кеше яши. Шуларның 2600е өйдә тавыш бирде.

Сәламәтлекләрен тикшерттеләр

18 мартта Түбән кама муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре "Синең сәламәтлегең, Түбән Кама" проекты кысаларында төрле профилактик акцияләр уздырды.
Зур Афанас һәм Шәңгәлчедә 95 кеше күчмә флюорографта үпкәләрен тикшертә алган, Кама Аланында 98 хатын-кыз маммография узган. Нәтиҗәләр якын арада әзер булыр. Нормадан тайпылыш булган очракта, белгечләргә юллама биреләчәк.
32нче гимназиядә "Яшь ата-аналар мәктәбе" дәресләре узды, баланы биләүгә төрү техникасына өйрәтү дәресләре үткән. 196 кеше күзләрен тикшерткән, 17сенең нормадан тайпылыш булы ачыкланган. Бу көнне сайлау участоклары урнашкан бинада травматологлар да кабул иткән. 41 түбәнкамалының 16ына табиблар аерым күрсәтмәләр биргәннәр. Башка биналарда гастроэнтеролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог, терапевтлар һ.б. кабул итте.

Сайлаулар бәйрәм рухында узган

Түбән Кама районы авылларында да сайлаулар актив барды. Сухрау авылында бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Уеннар, җырлар, биюләр, коймак белән чәй эчүләр. Иң буренче булып бирегә өлкән яшьтәге сайлаучылар килгән. Беренче мәртәбә сайлау хокукына ия булган 4 кешегә бүләкләр бирелгән. Сүз уңаеннан, бу көнне "Айданавыборы" фотомарофонында катнашучылар күп иде. Фотога төшеп, интернет челтәренә кертеп, яшәгән урынны һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Сухраулылар күмәк фото ясаганнар.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев