Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалы Миңсылу Шиһапова 100 яшьлеген билгеләп үтте

Бәйрәмгә аның гаиләсе җыелды. Юбиляр янына шәһәр җитәкчелеге вәкилләре килеп котладылар, алар Россия һәм Татарстан президентларыннан хат һәм октрытканы тапшырдылар. Әлеге тыйнак мөлаем йөзле, ак яулык бөркәнгән апа бары соклану һәм ихтирам хисе генә тудыра. Аның тормыш юлы беренче карашка бик гади. Ул Мамадыш районында урта кирмән авында туып, күрше...

Бәйрәмгә аның гаиләсе җыелды. Юбиляр янына шәһәр җитәкчелеге вәкилләре килеп котладылар, алар Россия һәм Татарстан президентларыннан хат һәм октрытканы тапшырдылар.

Әлеге тыйнак мөлаем йөзле, ак яулык бөркәнгән апа бары соклану һәм ихтирам хисе генә тудыра. Аның тормыш юлы беренче карашка бик гади. Ул Мамадыш районында урта кирмән авында туып, күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Колхозда эшли, аннан - күңелендә тирәк эз салган сугыш еллары...

Тол хатынга аларны үстерү һәм тәрбияләү авыр булган. Әмма күңелне әрнеткәне - балаңны гүргә иңдерү икән. Бүгенге көндә Минсылу апаның 3 улы дөньяда юк. 1991 елда Түбән Камага күченеп килә, ике кызы юанычы аның белән бергә яши. Гомумән, җылы һәм матур сүзләрне, игътибарны бик ярата ул.

Миңсылу апаны оныклары, оныкчыклары куандырып тора. Әле күптән түгел тагын бер оныкчыгы туа. Сүз уңаеннан, быел Түбән Камада 100 яшьлек юбилейларын тагын 4 кеше билгеләп үтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбәнкамалы Миңсылу Шиһапова 100 яшьлеген билгеләп үтте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X