Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалы Рәүфә апа Ибраһимованы 90 яше тулу белән җитәкчеләр дә котлады

Котлауларга социаль хезмәткәрләр, депутат Сергей Олюнин да кушылды.

Рәүфә апа Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Ибраһим авылында туа. Крестьян гаиләсендә алты баланың берсе  булып үсә.

Бөек Ватан сугышында ике абыйсы катнаша, ләкин алар хәбәрсез югала. Рәүфә апа 12 яшендә ятим кала. Тормыш авырлыгын бик яшьли үз җилкәсендә тарта башлый, күрше балаларын караша, колхозда кыр эшләрендә, терлек азыгы әзерләүдә, урман кисүдә эшли, ат җигеп, җир сөрергә дә туры килә.

Сугыштан соң Уфага китеп, штукатур-буяучыга укый, эшкә урнаша. Уфада кияүгә чыга. 1970 елда Ибрагимовлар гаиләсе Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсенә күченеп кайта. Биредә Рәүфә апа Түбән Кама кошчылык фабрикасына эшкә урнашып, лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя. Ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Юбилярның өч баласы, дүрт оныгы бар.


Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев