Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың бар кибетләрендә дә көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек өелеп тора

Соңгы көннәрдә «чыбыксыз» телефоннан кибетләрдә азык-төлек булмавы хакында имеш-мимешләр кайный. Түбәнкамалылар тыныч булсын, безнең шәһәрдә азык-төлеккә кытлык юк.

Көн саен үзебезнең йорт янындагы «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләренә кереп йөрим. Алай бер дә унар кило он, ярма алган кеше күрмәдем үзе. Минем фотога төшереп йөрүемне күреп, кибетләрнең берсендә администратор ханым, «фотога төшерергә рөхсәт итмим, тик менә карагыз. Әле монда безнең айлык запас бар» – дип складларын ачып күрсәтте. Чынлап та, идәннән түшәмгә кадәр азык-төлек өеп куелган.
Аптырагач, кибеттәге пенсионер әбиләрнең кылларын тартып карадым. Үзен Сәлимә дип таныштырган әби: «И-и кызым, гомерлек әйберне барыбер җыеп булмый ул. Моңа кадәр дә шулай, кеше ала дип, күпләп азык-төлек алып куйганым бар иде. Тик ярмаларым кортлап бетте. Әле һаман шул елны алып куйган тозымны кулланам» – дип җавап бирде.
Халык бит үзе бер-берсен котыртып, үзара коткы салып ята. Югыйсә, әйтеп, күрсәтеп торалар: паника куптарырга кирәкми. Адым саен кибет булса да, кеше нәфес коткысына бирелә. Аннан кортлаган ярмаларын, күгәргән оннарын кеше күрмәгәндә чүплеккә чыгарып ташлый, хайванга ашата.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев