Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Түбән Камага багышланган җырым»

Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музейда Түбән Каманың атаклы рәссамы Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә останың 68 эше урын алган, шулар арасында киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаганнары да бар.

Күргәзмә исемен автор «Хәерле көн» дип куйган. Шулай да ул аны башкача «Түбән Камага багышланган җырым» дип атый. Рәсемнәрнең күп өлеше майлы буяу белән ясалган. Биредә натюрмортлар, портретлар, пейзажлар бар. Түбән Камага аерым урын бирелгән. Рәссам әйтүенчә, шәһәребез елдан-ел, көннән-көн матурая гына бара. Рәсем ясауның яңа техникасында иҗат ителгән иң гүзәл урыннар – Лемаев мәйданы, телевышка, яр буе, «Гаилә» паркы һ.б. Хәтта парктагы фонтаннарның тавышы ишетелеп тора сыман, каен агачы кәүсәсенең төсеннән күзләр камаша, ә Кама елгасының дулкыннары үзләре белән ерак-еракка алып китә сыман... Барысы да шулкадәр гади, аңлаешлы.  
«Рәсемнәре илһамландыра, шул ук вакытта хатирәләрне яңарта, уйландыра», «Эшләре ачык буяулары белән сокландыра», «Яңа эшләре ошады», – диләр күргәзмәгә килгән рәссамнар. Бу күргәзмәне Түбән Каманың данын, дәрәҗәсен күтәрү чарасы дияргә дә мөмкин.
Моңа кадәр Түбән Камада Илдус Мортазин күргәзмәсе 4 ел элек ачылган иде. Аның эшләре Мәскәү, Чабаксар, Самара, Әлмәт, Алабуга һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелә. Рәсемнәре шулай ук Казанның сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Яр Чаллы рәсемнәр галереясендә урын алган. Кайберләре Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.  
Күргәзмә 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Фотолар Илдус Мортазинның шәхси архивыннан алынды
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев