Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камага – 50 ел!

Түбән Кама шәһәренең ярты гасырлык юбилеена багышлап узган шимбәдә оештырылган бәйрәм тантаналарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов, производство объектларына эшлекле сәфәренннән соң, Спортивная урамының тышкы ягы матурлап үзгәртелгән 13нче йорты янәшәсендәге скверда тукталды. Радиация фаҗигаләре корбаннарына куелган һәйкәлне дә карады... Дүрт меңгә якын кешедән торган демонстрантлар колоннасы...

Түбән Кама шәһәренең ярты гасырлык юбилеена багышлап узган шимбәдә оештырылган бәйрәм тантаналарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, производство объектларына эшлекле сәфәренннән соң, Спортивная урамының тышкы ягы матурлап үзгәртелгән 13нче йорты янәшәсендәге скверда тукталды. Радиация фаҗигаләре корбаннарына куелган һәйкәлне дә карады...
Дүрт меңгә якын кешедән торган демонстрантлар колоннасы Тынычлык урамын тутырып атлаганчы әле, Татарстан Пре-
зиденты Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалыларны шәһәр юбилее белән котладылар. Илнең төрле төбәкләреннән бирегә, Бөтенсоюз комсомол төзелешенә килгән ветеран-төзүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде.
- Авырлыкларны җиңә алган беренче төзүчеләргә рәхмәтлебез, - диде Рөстәм Нургалиевич үз чыгышында. - Төрле елларда зур эшләр башлангычында торган җитәкчеләргә аеруча рәхмәт. Шул легендар шәхесләр тырышлыгы белән Түбән Кама алдынгы, индустриаль яшьләр шәһәре буларак, үзенең башлангыч билгеләнешен саклап калды, илнең нефть химиясе башкаласына әверелде. Бүген Татарстандагы барлык промышленность продукциясенең 23 проценты биредә җитештерелә. Монда яшәүчеләрнең шактый өлеше хезмәт куя торган нефть химиясе комплексының зур пред-приятиеләре - безнең горурлыгыбыз. Әлеге предприятиеләрнең шәһәр программаларын тормышка ашыруга керткән өлешләрен бәяләп бетерерлек түгел. Түбән Кама Татарстан икътисадын үстерүдә әһәмиятле урын били.
Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда хезмәт куйган ветераннарга - күпчелеге әле хәзер дә эшләүләрен дәвам итүче 12 түбәнкамалыга хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң, Рөстәм Миңнеханов Кама елгасы ярындагы заманча төс алган причалны, шул тирәдәге шарлавыкны карады, Татарстанның танылган халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеен ачуда катнашты.
- Түбән Камада һәр нәрсә анда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән, - диде Рөстәм Нургалиевич, журналистлар белән әңгәмәсен-дә. - Боларга шәһәр һәм биредәге предприятие җитәкчеләренең ярдәме белән ирешелгән, әлбәттә.
Бу көнне Президент «Нефтехим-Арена»га да килде. Биредә яшьләр клублары командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачу тантанасы булды.
Тамашачылар 3D Mapping шоуын, шулай ук «Молодежка» сериалы геройларын күрделәр.
Турнир Түбән Каманың «Реактор» һәм шведларның «Мальме Редхокс» командалары матчы белән ачылды. Кызганычка, исәп безнең файдага түгел: 0:2.
Шунысы да мәгълүм булсын: безнең шәһәргә турнирны ачу гына түгел, ә бәлки барлык финал матчларын уздыру һәм дөнья чемпионатын ябу хокукы да бирелгән.
«Гаилә» паркын карауны, Президент төрле төстәге күпсанлы кош оялары куелган «Сыерчык оясы» мәйданыннан башлады. Шулай ук, спорт һәм балалар уен мәйданнарын да карады. Янәшәдә - өч фонтан мәйданы, бу вакытта анда урам тамашасы иң югары ноктасына җиткән иде. Менә тылсымлы таякны селтәп җибәрүләре булды, Түбән Каманың яңа символы - телевышка төрле төстәге гирляндалары белән балкыды...
Президент Татарстан башкаласында яшәүче түбәнкамалыларның шәһәребезгә юбилей бүләге булган «Казан мәйданы»на да (анысы - Халык иҗаты йорты, Тын аллея һәм Лемаев скверын үз эченә алган ял итү һәм күңел ачу зонасы буларак оештырылды) килде, әлбәттә.
Рөстәм Нургалиевич Казанның иң яхшы рестораннарыннан килгән аш-су осталарының ризык фестивалендә дә булды. Соңыннан Халык иҗаты йортына килде. Биредә берничә мең кеше Александр Сладковский җитәкчелегендәге Республика дәүләт симфония оркестры, Мариинск театры солистлары, Татарстанның танылган артистлары Эльмира Кәлимулина һәм Филюс Каһиров катнашындагы концертны карый иде. Һәр түбәнкамалының бик озакка исендә калырлык гаять зур бәйрәм ясаганнары өчен рәхмәт йөзеннән, республика һәм шәһәр җитәкчеләрен биредә дә, шәһәрнең башка мәйданнарындагы кебек, көчле алкышлар белән каршыладылар.
Ирина ГАРИПОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев