Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада үзизоляциядәге кешеләрне тикшерделәр

Рейд вакытында “Роспотребнадзор” начальнигы Рөстәм Изиятуллин, хокук сакчылары чит илләрдән кайткан шәһәрдәшләрнең яшәү урыннарына бардылар.

Канун буенча, коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән яки шәһәрләрдән кайтучылар 14 көн өйдә утырырга һәм башка кешеләр белән аралашмаска тиеш. Алардан алган биоматериал Казандагы “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең лабораториясенә җибәрелә. Вирус расланмаган очракта ике атнадан  кеше эшкә чыгарга мөмкин. 
Хәзерге вакытта 600ләп түбәнкамалы үзизоляция режимында исәпләнә. Дөрес, кайберәүләр таләпләрне үтәсә дә, җиңел караучылар да бар. 90 кешене әлегә – эзләүдә. Яшәү урыннарын ачыклау максатыннан, исемлекләре полициягә тапшырылачак.   
Канунга буйсынырга теләмәүчеләрне җәза көтә: мәсәлән, беренче тапкыр кагыйдәне бозучы физик затларга 15-40 мең сум, ә җитәкчеләргә 50-150 мең сум штраф билгеләнәчәк. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X