Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яшен булу сәбәпле, телевизион вышкада җиһазларның бер өлеше янган

8 июнь көнне Түбән Камада радио һәм телевидение тапшырулары туктатылып торачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Иртәнге 2дән 11гә кадәр телевизион вышкада ремонт эшләре башкарылачак. Ремонт эшләре вакытында теле - һәм радиотапшырулар туктатылып торачак. Бу кәрәзле элемтә сыйфатына йогынты ясамаячак.

Хәбәр итүләренчә, 26-27 май төнендә телевизион манараны яшен суккан. Ул берничә электрон җиһазны сафтан чыгарган. Трансляция аппаратурасы, шулай ук телевышка иллюминациясе белән идарә итүче электрон блокларга зыян килгән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев