Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерә

Юл транспорт һәлакәте 10 мартта кичке сәгать 8 дә яшьлек урамындагы 21/16 номерлы йорт каршында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кыз җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыга. Бу вакытта юл буйлап ВАЗ-2106 маркалы машина бара. Шофер Түбәнкамалыга юл үтәргә ирек бирми һәм аны бәрдерә.

Юл транспорт Һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүлене уң балтыр сөягенең ябык сынуы белән хастахәнәгә салганнар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев