Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерәләр

2 апрельдән Татарстанда үзизоляция режимын бозучыларга штраф салына башлый.

Республикада махсус пропуск булмыйча урамга чыгучыларны шундый җәза көтә. Берничә көн алдан хокук сакчылары машиналарны туктатып, аңлату эше алып бардылар. Махсус пропуск белән бары эшләрен туктатырга тиеш булмаган предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре генә йөри ала.

Урамга чыгарга теләүчеләр өчен гамәлгә смс-пропуск кергән. Аннан тәүлегенә ике тапкыр кулланырга мөмкин.

1) Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына смс-хәбәр җибәрергә кирәк. Текстта теркәү урыны буенча адрес; исем, фамилия, әти исеме, пробелсыз паспорт номеры, яшәү урыны һәм шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык күрсәтелергә тиеш (Мәсәлән, Регистрация#Иванов Иван Иванович#9219632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен на обработку персональных данных). Җавап итеп уникаль код килә.

2) Кая да булса бару ихтыяҗы туган очракта, тугыз сәбәпнең берсен күрсәтергә кирәк (Мәсәлән, Цель 1).
1. Судка бару.
2. Белем бирү йортларына балигъ булмаганнарны илтү.
3. Хастаханәгә яки ветеринарга бару.
4. Җирләүгә бару.
5. Паспорт ясату.
6. Шәһәрдән читтә булган йортка, бакчага бару яки аннан кайту.
7. Банкка яки почтага бару.
8. Дарулар, азык-төлек яки башка кирәкле әйберләр алып кайту.
9. Яшәү урынын үзгәртү.

Җавап итеп сезгә код язылган смс-хәбәр киләчәк. Ансыз урамга чыгу киңәш ителми, чөнки сезне туктатып, кодны сорарга, яшәү урыныгызны тикшерергә мөмкиннәр. Бер сәбәпсез йөрисез икән, административ җаваплылыкка тартылачаксыз.

3) Кайбер очракларда аерым код таләп ителми: тиз арада медицина ярдәме кирәк булса, этегезне чыгару өчен, контейнерга чүпне итеп ташлау өчен, эшкә йөрергә тиеш булсагыз (моның өчен эш урыныннан белешмә бирелә), йөкне илткәндә (моның өчен дә белешмә кирәк), сез үзирекле буларак, ярдәм күрсәткән очракта (белешмә Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгыннан бирелә).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X