Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре балык тотуда ярыштылар

Түбән Кама табиблары чираттагы тапкыр кышкы балык тотарга җыелдылар.

Рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча белгеч Рафаэль Кудаяров ярышларның төп рухландыручысы һәм оештыручысы булып тора. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Быел һава торышы да яхшы, катнашучыларның кәефе дә күтәренке булды, - ди ул. - Беренчелектә егермедән артык кеше катнашты. Ел саен ир-атларыбыз гына түгел, хатын-кызларыбыз да актив катнаша, күп кенә хезмәттәшләребез ярышка гаиләләре белән килә. Әлбәттә, бу көнне без балык тотып кына калмадык, табигатьтә тәмле пылау пешердек, формаль булмаган шартларда аралаштык».

Рафаэль Кудаяров «Беренче тотылган балык өчен» дипломына лаек булган, ә җиңүчеләр өчлегенә иң күп балык тотучылар кергән.

Киләсе ярыш, традиция буенча, бу елның җәендә узачагы билгеле инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев