Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада коронавируска каршы күрелгән чикләү чараларын бозган өчен 6 сәүдә ноктасы җәзага тартылачак

28 марттан Татарстанда азык-төлек кибетләреннән һәм даруханәләрдән тыш, барлык сәүдә йортларының эше вакытлыча туктатылган иде.

Узган ял көннәрендә барлыгы 51 сәүдә объекты тикшерелгән. Тыюларга карамастан, 6 сәүдә ноктасының эшләүләрен дәвам иткәннәре ачыкланган.

Алар арасында интим-товарлар кибете, өч мобиль элемтә салоны, «комиссионка» һәм чәчәк кибете бар. Хәзер аларның хуҗаларын халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ җәза көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев