Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк ачылды

Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк ачылды. Әлеге заманча комплекс 3 ай элек эшли башлый. Монда эшмәкәрләр үз продукцияләрен арадашчысыз һәм турыдан-туры уңайлы шартларда сата ала. Аренда бәясе дә башка сәүдә нокталарыннан азрак, барлык мөмкинлекләр дә тудырырлган. Тик агропромпарк фермерларда да, сатып алучылар да кызыксыну тудырмый. Сәүдә залы -...

Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк ачылды.

Әлеге заманча комплекс 3 ай элек эшли башлый. Монда эшмәкәрләр үз продукцияләрен арадашчысыз һәм турыдан-туры уңайлы шартларда сата ала. Аренда бәясе дә башка сәүдә нокталарыннан азрак, барлык мөмкинлекләр дә тудырырлган. Тик агропромпарк фермерларда да, сатып алучылар да кызыксыну тудырмый.

Сәүдә залы - ярымбуш, димәк, сатып алучылар да аз. Түбән Камада ачылган Агропромпарк, кызганыч, үз эше белән мактана алмый. Хәзер монда бары 3 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе генә үз продукциясен китергән.

Әлеге комплекс Кама аръягы фермерлары өчен махсус төзелә. Монда эшмәкәрләр үз продукцияләрен арадашчысыз һәм турыдан-туры уңайлы шартларда сата ала. Аренда бәясе дә башка сәүдә нокталарыннан азрак, кирәкле көнкүреш техника белән дә җиһазландырылган.

Агропромпарк торак йортлардан ерак урнашканга, түбәнкамалылырның күбесе аның турында белми дә. Сатып алучылар гадәттә янәшәсендә эшләүчеләр. Бинаның гомум мәйданы 1600 квадрат метрны тәшкил итә. Ул берничә залдан тора. Монысы яшелчә, җиләк-җимеш сату өчен җиһазландырылган. Тик әлегә ул буш.

Хәзер агропромпарк әлеге бинада урнашкан кафедан алган табышка яши. Пешекчеләр көн дә кайнар аш, ит, балык белән гарнирлар әзерлиләр, төрледән-төрле камыр ризыклары пешерәләр.

Сүз уңаеннан, кафедагы ризыклар җирле җитештерүчеләр китергән продукциядән әзерләнә. Хәзер Түбән Кама районында 80гә якын фермерлык хуҗалыгы эшли. Шуларның 60ы терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Агропромпарк хезмәткәрләренең төп максаты - монда фермерларны җәлеп итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X