Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 2 атна эчендә мәшгульлек үзәгенә исәпкә 53 кеше баскан

11 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама районында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,83% тәшкил итә.

Ел башыннан Түбән Каманың мәшгульлек хезмәте органнарына 2687 кеше мөрәҗәгать иткән.

Түбән Кама районының 264 предприятиесендә вакансияләр саны биш меңнән арткан.

Коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, әлегә эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәгенә интернет аша мөрәҗәгать итә ала.  

“Работа в России” порталына кереп, башта эш эзләү турында электрон гариза калдырырга кирәк. Гаризада теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәген күрсәтү мөһим. Документлар исемлеге мәшгульлек үзәге сайтында күрсәтелгән.

Сораулар туган очракта дүшәмбе – җомга көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьтә 8(8555) 42-40-79 номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.

Финанс ярдәм алу өчен эшсез граждан сыйфатында теркәлергә һәм пособиегә гаризаны дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин.

Шулай ук эшсезлек буенча пособиеләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча да кайнар линия шалтыратулар кабул итә.

Колл-үзәкнең номеры: 8 800 250 90 33

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев