Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама - уртак йортыбыз

Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне - икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык- ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б....

Сәяси аренада дөньякүләм хакимлеккә омтылу уены, дини һ.б. аерымлык-лар аша, бер милләтне - икенчесенә, илләрне илләргә каршы куюга, тулы бер халыкны юк итеп, табигый байлык-
ларына, җиренә-суына хуҗа булуга юнәлдерелгән. 190нан артык төр халык яши торган Россиядә милли һәм дини ызгышлар китереп чыгаруы күпкә җиңел. Бүгенге, «Кабинет 300», сионистлар һ.б. кешелекнең киләчәге, яшәеше өчен куркыныч көчкә әйләнеп барган бер заманда, куәтле илдән корама ямаулыктай гына калдырылган Россия дәүләтенә әнә шул куркынычларның барысын да исәпкә алып, тагын да бердәмрәк булып эш итәргә кирәк. Океан артындагыларның Россияне кара эшкә яраклы берничә миллион кешесе генә булган иксез-чиксез биләмәле колония итү хыялы да инде беребез өчен дә яңалык түгел.
Мәкерле сәяси уен оештыручыларның йөрәге дә, җаны да юк. Алар өчен ахыргы нәтиҗә генә мөһим. Аңа ирешү юлына меңнәрчә корбаннар гомере түшәлгән булса да... Соңгы вакыйгалардан Россияне Сүриядәге сугышка ничек оста тартып кертүләрен генә карагыз. Сүрия вакыйгалары белән Египет күгендә шартлатылган самолет арасында уртак-
лык нәрсәдә? Сүрия сугышы өчен илебез президентына янаумы? Путинның туган шәһәре Питерга оча торган самолет һәлакәтен башкача ничек юрыйсың?!
Олы сәясәтне аңларга зиһен җитмәсә дә, Россия-не элекке куәтле СССР дәүләте дәрәҗәсендә күрәсе килү - табигый халәт. Чөнки һәркемнең икътисадый алга киткән мул илдә яшисе килә, бары шул чагында гына иртәгәсе көнең өчен җаның тыныч була. Әлегә безгә ул хакта хыялланырга да туры килми. Аның каравы, хәзергә әле без илебездәге гади халыкларның татулыгы, бер-берсен аңлый алуы белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Мисал өчен, 4 ноябрьдә үзебезнең Түбән Камада «Халыклар бердәмлеге көне» дигән бәйрәмгә багышлап уздырылган дуслык фестивален китерергә була. Бәйрәме ясалма булса да (гафу итегез, гади халык аны оятсызрак итеп - уйнаш-тан туган бәйрәм дип әйтә), бүгенге сәяси шартларда, аның чын халык бәйрәме югарылыгында үткәнен әйтик.
Халыклар дуслыгына мәдхия дип берәр төрле бию-не атарга буламы икән? Белмим. Ә шулай да, фестиваль сәхнәсенә беренче булып чыккан «Нардуган» ансамбле төрле халыкларның милли киемнәрен, бию үзенчәлекләрен бер чыгышта үреп бирә алды һәм шуның белән, тамашачыны бәйрәм дөньясына алып кереп китте. Концерт беренче номеры белән залдагылар күңелен яуласа, тамашачы соңгы минутка кадәр магниттай сәхнәгә тартылып утыра. Шуның шикелле, беренче минутларыннан ук фестиваль тамашачыны үзенә җәлеп итте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Филипповның сәхнәгә чыгып, Түбән Камадагы барлык милли җәмгыять вәкилләрен илебез халыкларының бердәмлеге көне уңаеннан котлавын, таҗикларның җирле милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Хәким Муминовка - муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын, «Талир тәңкә» ансмбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтовка һ.б. муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшыруын зал алкышларга күмде. Шулай ук, сәхнәдән торып, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова тамашачыны бәйрәм уңаеннан котладылар, Россия халкының көче бердәмлектә, дуслыкта булуын ассызыклап үттеләр.
Бу фестиваль, югарыда телгә алынганча, чынлыкта да, бердәмлекнең, татулыкның чагылышына тиңләштерерлек булды. Татар җәмгыятенең затлы «Казан сөлгесе»ннән бер күренеше; Башкортстан җәмгыяте җитәкчесе Гали Хәсәновның кураеннан агылган моң; әзербайҗан милли инструменталь ансамбленең «Әзербайҗан көйләре»; таҗик Хужбахт Тилоевның үз милли җырларын башкаруы; чувашларның үз туган телләрендә «Нарспи» поэмасыннан өзек укулары; «Сүрәкә» ансамбле чыгышы, солистлары Тамара Фролованың җыруы - барысы да күңел кылларын тибрәндереп, тулы бер тамаша булып тоелды.
Халыклар дуслыгы фестиваленең үзем күргән өлеше турында яза идем бит әле. Бишенче мәртәбә уздырылган бу бәйрәмдә беренче мәртәбә катнашучы әрмән скрипкачысының (кызганыч, Әлмәттән махсус килгән бу кешенең исем-фамилиясе хәтердә калмаган) «Минем Әрмәнстаным» темасына чыгышы тамашачыны тәмам әсәрендерде.
Ә инде украиннарның ярминкәсендә «йөргәндә», бу халыкның эчкерсез бер ихласлылык, гадилек һәм киң күңеллелек, юмартлык сыйфатларын чагылдырган күренеш белән бүгенге Украина арасында бернинди дә уртаклык таба алмый гаҗиз булып утырдым. Хәер, Украинаның бүгенгесе дип, узганыннан йөз чөергән, Америка доллары бәрабәренә үз халкын тәмугка атарга әзер торган өске даирә, олигарх Порошенко ишеләрен генә күздә тотуым бит. Гади халыкның бүлешер нәрсәсе юк. Булса да, шул хәерчелек, җитмәүчелек...
Фирая МОРАТОВА.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев