Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама Ураза Гаетенә әзерләнә

Изге Рамазан ае ахырына якынлаша.

15 июньдә Ураза Гаетен каршылыйбыз. Ай дәвамында ураза тотканнан соң, барлык мөэмин-мөселман әлеге мөхтәрәм айны озатып калырга әзерләнә. 


Ураза Гаетенә кадәр фитыр сәдакасын биреп өлгерергә кирәк. “Бүгенге көндә мәчет эчендә фитыр сәдакасын салу өчен әрҗә урнаштырылды, - ди имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов. – Быел фитыр сәдакасы 100 сумнан 600 сумгача итеп билгеләнде”. 



Бәйрәм 7.00 сәгатьтә шәһәр үзәк мәчетендә вәгазь сөйләү белән башлана. 8.00 сәгатьтә Гает намазы укыла. Мәчет бинасында һәркемгә урын җитмәү сәбәпле, намаз уку ишегалдында да оештырыла. 

9.00 сәгатьтә "Гаилә" паркында түбәнкамалылар өчен бәйрәм программасы башлана. Паркның уен мәйданчыкларында балалар өчен төрле бәйгеләр, викториналар, спорт уеннары оештырылачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X