Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама ТЭЦы: икеләтә дәрт, энергия белән...

Энергетикларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, елның иң кыска көне 22 декабрь безнең өчен җылылык һәм якты белән тулы була... Энергетиклар бәйрәме алдыннан, чикләнгән җаваплылыктагы «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыяте директоры Алексей Юмангулов белән очрашып, предприятиенең ничек эшләве һ.б. турында сөйләштек. - Алексей Рәшитович, электростанция коллективы 2016 елны производствода ниндирәк күрсәткечләр белән тәмамлый? -...

Энергетикларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, елның иң кыска көне 22 декабрь безнең өчен җылылык һәм якты белән тулы була... Энергетиклар бәйрәме алдыннан, чикләнгән җаваплылыктагы «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыяте директоры Алексей Юмангулов белән очрашып, предприятиенең ничек эшләве һ.б. турында сөйләштек.
- Алексей Рәшитович, электростанция коллективы 2016 елны производствода ниндирәк күрсәткечләр белән тәмамлый?
- «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятенең төп эшчәнлеге - электр энергиясе һәм, шулай ук, кулланучылар өчен җылылык энергиясе җитештерү. Үткән 11 айда безнең станция 2 195 241 мең киловатт/сәг. электр энергиясе һәм 2 773 042 гигакалорий җылылык энергиясе озатты. Чагыштыру өчен: 2015 елның шул чорында нибары 1 млрд. 112 млн. киловатт/сәг. электр энергиясе озатылган иде. Димәк, без җитештерүне ике мәртәбә диярлек арттырдык. Эшне дөрес бүлгәнлектән, төп һәм ярдәмче җайланмаларны белеп сайлаганлыктан, барлык техник һәм икътисади күрсәткечләр планда каралганга туры килә.
- Соңгы елларда станциянең үсеше күзәтелә. Бу уңайдан, үтеп барган ел нәрсәсе белән истәлекле булды?
- Быел 110 мегаватт куәткә ия булган түбән потенциальле ике яңа турбина сафка басты. Бер үк вакытта, элек туктатып торылган 100 мегаватт куәтле турбоагрегат та эшләтеп җибәрелде. Шул рәвешле, станциянең электр энергиясе буенча куәте ике мәртәбә диярлек арттырылып, 730 мегаватт тәшкил итте. «Татнефть» компаниясенең предприятиене зур күләмдә модернизацияләвенең беренче этабы, нигездә, төгәлләнде.
- «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятен модерни-зацияләүнең чираттагы этабы ничегрәк булачак?
- Әйе, алда әле тагын бер җитди эш тора. Ул проект «Реконструкция установленных энергетических котлоагрегатов ТГМЕ-464 Нижнекамской ТЭЦ для сжигания нефтяного кокса в виде пыли с установки замедленного коксования АО «ТАНЕКО» дигән исем астында тормышка ашырыла. Һәм бу, табигый газны, яңа төр ягулык булган кокска өлешчә алмаштыру белән бәйле. Киләчәктә станциянең ягулык куәте түбәндәгечә булачак: газ - 65 процент, нефть коксы - 33 процент, мазут - 2 процент. Һичшиксез, коксның өстенлеге, бу төр ягулык бәясенең көндәшлеккә бирешмәслек булуында, арзанлыгында. Шул ук вакытта, икътисади нәтиҗәлелек белән беррәттән, «Татнефть» бу проектны тормышка ашыруга керешкәндә, башта ук, экологик өстенлекләрне дә билгеләде. Технологик бурычлар дөнья күләмендәге һәм Рос-сиядәге казан агрегатлары җитештерүчеләр ярдәмендә хәл ителде. Җайланманың Россия шартларында тотрык-лы эшләргә тиешлеген исәпкә алып, үз илебез җитештерүчеләренә тукталынды. Техник бурыч кысаларында, нефть коксы яндырылганнан соң хасил булган төтен газының чистартылу дәрәҗәсенә кагылышлы катгый таләпләр куелды.
- Үтеп бара торган елда предприятие коллективында нинди үзгәрешләр булды?
- Бүгенге көндә станциядә 608 кеше эшли (чагыштыру өчен: бер ел элек - 563 хезмәткәр). Профессионаллардан торган коллективыбыз дус, хезмәткәрләрнең уртача яше - 42! Ветераннарга алмашка килгән яшьләргә һөнәри, шәхси үсеш һәм хезмәт баскычыннан күтәрелү өчен тиешле мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, 2009 елда ягулык цехы слесаре булып эшли башлаган Марат Зарипов бүген мастер вазыйфасын башкара һәм предприятиенең яшьләр оешмасын җитәкли. Гомумән, яшьләребез тырыш һәм инициативалы.
Мисалга, шулай ук, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының өлкән инспекторы Ирина Кулеминаны китерергә була. Ул, инде өч ел рәттән, шәһәр күләмендәге «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсында призлы урын яулады. Шулай ук, «Татнефть» компаниясе предприятиеләре арасында да, шәһәрдә дә без спорт һәм җәмәгать эшләрендә сынатмыйбыз. Аларда катнашуыбыз нәтиҗәсе: «Татнефть» спартакиадасында һәм, шулай ук, Түбән Кама предприятиеләренең һәм учреждениеләренең шәһәр спартакиадасында - өченче урын. Ветераннарыбыз да читтә калмады. Үзешчән сәнгать конкурсының «Әдәби сүз» номинациясендә Хөсәен Җәгъфәров өченче урынны яулады. Энергетикларның иске гвардиясе замана белән бергә атлый һәм зур дәрт белән, өченче буын университетына йөри.
- 2017 елга предприятиенең планнары?
- Киләсе ел планында - нефть коксы яндыру өчен көйләнгән дүрт «ТГМЕ-464» казан агрегатының икесен эшләтә башлау. «Татнефть» җитәкчелеге тарафыннан, 2017 елда һәм алга таба да станциянең стратегик үсешенә ирешү максаты куелды. Шул уңайдан, тулысынча «юл картасы» да эшләнде. 2017 ел планында әле икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү мөмкинлеге бирә торган эшләрне башкару, шулай ук, станциянең төп һәм өстәмә җайланмаларының ныклыгын яхшырту да каралган. Бу чараларның барысы да, һичшиксез, промышленнностьтагы кулланучыларны һәм Түбән Кама шәһәре халкын җылылык һәм электр энергиясе белән авариясез тәэмин итүдә чагылачак.
Елена ТОКАРЕВА.
Реклама тәртибендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев