Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов башка җитәкчеләр белән яуган карны җыярга чыккан

“Эш көненнән соң бергәләп чыгып, ике автобус тукталышын һәм җәяүлеләр сукмакларын чистарттык”, дип язган ул Инстаграм челтәрендә.

Айрат Салаватов моңа кадәр дә өмә оештырган, Түбән Кама юлларын ни кадәр сыйфатлы чистартуларын да тикшерә.

Аның белән бергә өмәгә шәһәр Советы депутаты Рәис Шәехов һәм Түбән Кама шәһәренең бердәм заказ бирүче дирекциясе идарәсе директоры Максим Санков чыкканнар.

“Кемдер диванда зарланып ятканда башкалар кулларына көрәкләр алып, шәһәрне чистарталар. Безгә кушылыгыз! Саф һавада бер сәгать эшләсәгез, физик яктан ныграк булырсыз, өстәвенә тәмләп йокларсыз”,  дип язган Рәис Шәехов үз Инстаграмында.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев