Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама шәһәре мэры Тынычлык урамындагы 61 нче йорт активы белән очрашты

Онлайн рәвештә узган кабул итүләрнең берсендә кешеләр Айдар Метшинның үзләре белән шәхсән очрашуын сораганнар иде.

Шуны истә тотып, Түбән Кама шәһәре мэры Тынычлык урамындагы 61 нче йорт активы белән очрашты. Алар йорт янында сәүдә йорты төзелүенә каршы булуларын җиткерделәр, машина кую урыннарын юкка чыгарырлар, дип борчылдылар.
Әңгәмә барышында сүз яңа объект төзелү турында бармавы ачыкланды. Бу – көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәге икән, быел аның төзелеше дәвам итә. Ул генераль план нигезендә башкарыла, рөхсәт бирүче документлар да бар. Машина кую урыннарына кагылмаячаклар, киресенчә, инвестор бүлеп биргән акчага урын тәртипкә китереләчәк, киләчәктә ишегалды тирәсен яшелләндерү буенча эшләр башкарылачак.
Очрашу вакытында кешеләр «Безнең ишегалды» республика программасында катнашу мөмкинлеге турында да сораштылар. План буенча, төзекләндерү анда 2021 елда билгеләнгән. Быел көзен исә йорт халкы белән очрашу үткәреп, тәкъдимнәрен кабул итәчәкләр.
Аннары Айдар Метшин Бакый Урманче урамындагы 24 нче йортта урнашкан «Ветераннар йорты»нда яшәүче, арбада хәрәкәтләнүче, барлык инвалидлар исеменнән мөрәҗәгать иткән ханым белән очрашты. Монда да тирә-юньне тәртипкә китерү буенча эшлиселәр байтак, шул ук вакытта «нык ихтыярлы»лар өчен уңайлы шартлар булдырырга ниятлиләр.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәре мэрының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Студентлар урамындагы 9 нчы йортта эшли. Сорауларыгызны җиткерү өчен, алдан 8(8555)39-17-17 номеры буенча язылу мәслихәт. Мөрәҗәгатьләрне e-nkama.ru сайтында («гражданнар мөрәҗәгатьләре»), шулай ук vk.com/nknews һәм @nk_city_administration социаль челтәрләрдә калдырырга мөмкин.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X