Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе зур бүләк ясады

1920 елда бу көндә ТАССР оешу турында Декретка имза куелган. Пандемиягә кадәр зур тантаналар үткәрергә ниятләсәләр дә, планнар үзгәрде. Шулай да, кайбер чаралар, мәсәлән, онлайн-конкурслар узды.

Бүген Түбән Камада 2 нче маршрут буенча бәйрәмчә бизәлгән трамвай йөрде. ЗАГСта исә Сафиннар гаиләсендә туган игезәк сабыйларга исем кушу тантанасы узды, гаиләгә истәлек медале тапшырылды. Шәһәр музеенда, «Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында, төрле күргәзмәләр оештырылды. Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музейда да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яңа күргәзмә ачылды. Түбәнкамалылар игътибарына Галимҗан Гарипов һәм Михаил Борисовның 60 эше тәкъдим ителде.
Шулай ук Татарстан күләмендә үткәрелгән «Республика тарихында үзеңне тап!» конкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчесе билгеле булган. Жюри әгъзалары фикере буенча, иң яхшы эшне түбәнкамалы Семен Моисеев җибәргән. 8 нче сыйныфта белем алучы үсмер үз әбисе турында язган. Барлык конкурс эшләре белән 100tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Бүген төнлә «Гаилә» паркындагы телевизион вышкада да бәйрәм утлары кабыначак.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев