Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ташлык авылында Рәзил Вәлиевне каршы алдылар

Шагыйрь, язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе 70 яшьлек юбилеен туган ягында уздырды. Тантана яңа Мәдәният йортында үтте, шунда ук җирле үзешчән һәм башкала артистлары катнашында концерт тәкъдим ителде. Бирегә татар язучысы, шагыйрь күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев кайтты. Килмәде - кайтты, чөнки күпме һәм кайда...

Шагыйрь, язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе 70 яшьлек юбилеен туган ягында уздырды. Тантана яңа Мәдәният йортында үтте, шунда ук җирле үзешчән һәм башкала артистлары катнашында концерт тәкъдим ителде.

Бирегә татар язучысы, шагыйрь күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев кайтты. Килмәде - кайтты, чөнки күпме һәм кайда гына гына яшәсәң дә, туган якка кайтасың. Монда тамырларың, туганнарың, якыннарың.

Атлы чанага утыртып Рәзил әфәндене җәмәгате Алия ханым белән авыл урамнары буенча җилдереп уздылар. Очраган һәр бина аның өчен якын, чөнки һәрберсенә өлеше кергән. Мисал өчен, ул Таңсылу бакчасын төзүдә ярдәм иткән. Бүген биредә 26 сабый йөри. Ачык төстәге һәм иркен төркем бүлмәләре, уенчыклар, физик культура һәм музыка залы сабыйларны тәрбияләү өчен менә дигән шартлар. Авылдашлары Рәзил Вәлиевне хөрмәт итәләр.

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасаның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Түбән Каманың мактаулы гражданины... Рәзил Вәлиевнең регалияләрен дәвам итеп була. Әмма үзен беренче чиратта туган ягының бер өлеше итеп саный. Шуңа да кешеләре, табигате әсәрләрендә төп урынны алып тора.

Мәдәният йортында да юбилярны зур хөрмәт белән каршы алалар. Рәзил Вәлиевне яраткан ризыгы - мич коймагы белән сыйлыйлар һәм пар икмәк бүләк итәләр. Аның янәшәсендә - иҗатташ дуслары да. Гармунчылар арасында исә - Рәзил әфәнденең иң якын дусларның берсе - Алмаз Хәмзин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Ташлык авылында Рәзил Вәлиевне каршы алдылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев