Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тарихи трамвай

Түбән Каманың юбилее алдыннан шәһәребездә трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачылды - Вокзальная урамындагы трамвай депосы янындагы юллар «боҗра»сында тарихи трамвай вагоны пьедесталга куелды. Әлеге экспонатны ачкан көндә, биредәге тантанада яңгыраган җыр-көйләргә ялгап, беренче трамвай йөртүчеләр, кондукторлар һәм шәһәр электр транспорты хезмәткәрләре исеменә бик күп мактау сүзләре, рәхмәтләр әйтелде. 967 елның февралендә...

Түбән Каманың юбилее алдыннан шәһәребездә трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачылды - Вокзальная урамындагы трамвай депосы янындагы юллар «боҗра»сында тарихи трамвай вагоны пьедесталга куелды. Әлеге экспонатны ачкан көндә, биредәге тантанада яңгыраган җыр-көйләргә ялгап, беренче трамвай йөртүчеләр, кондукторлар һәм шәһәр электр транспорты хезмәткәрләре исеменә бик күп мактау сүзләре, рәхмәтләр әйтелде.
967 елның февралендә үзенең беренче рейсына кузгалган трамвайның «игезәге» булган бу истәлекле вагон да Ригадагы заводта эшләп чыгарыл-ган. Ул чорда шәһәрдә трамвай хәрәкәте ачылу беренче төзүчеләр өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга була. Вагон, деподан чыгып, 1нче ТЭЦка кадәр бара. Ул тукталышлардан узган вакытта, сөенечтән, кешеләр трамвай артыннан йөгерәләр, баш киемнәрен һавага чөяләр. Кар көртләре аркасында, трамвайның бу рейсы 6 сәгатькә сузыла...
Акырынлап, шәһәргә яңадан-яңа трамвайлар кайта башлый һәм аларның хәрәкәт аралыгы кыскарганнан-кыскара. Хәзер ул уртача 5-10 минут тәшкил итә. Түбән-камалылар, промзонага эшкә бару яки шәһәр эчендә йөрү өчен, экологик яктан чиста әлеге транспорт төреннән бик теләп файдалана.
Шәһәр электр транспорты предприятиесенең элекке баш инженеры, тарихи трамвай экспонатын ачу тантанасында хөрмәтле кунак буларак катнашучы Анатолий Лосев ул вакытта электрик булып эшләгән. Элекке
хезмәттәшләре белән очрашкач, ул трамвай депосында эшләгән шул елларын кабат искә төшерде. Халык алдында ясаган чыгышында вагон-экспонатның ничек урнаштырылганына игътибар юнәлтеп, аны яхшыга юрады.
- Игътибар итегез әле, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кунакларга. - Трамвай Тынычлык урамы ягына кузгалырга җыенган шикелле итеп урнаштырылган. Ул шул якка, халкы яңа трамвай линиясе ачылганын зарыгып көткән бу предприятие яңа микрорайоннар ягына юл алырга тели кебек...
Тарихи трамвайга үзенчәлекле һәйкәл ачу тантанасында бу предприятие ветераннары өчен үткәннәргә кайтып килү мөмкинлеге дә тудырылган иде.Мәсәлән, трамвай билетынтиштерү. Кунаклар, шулай ук, вагондагы фото-рәсемнәр күргәзмәсен дә зур кызыксыну белән карадылар һәм, мизгелләргә генә булса да, үткәннәр белән күзгә-күз очрашкандай булдылар.
Совет заманына үзен-чәлекле «экскурсия ясау» җае тиздән шәһәрдәге барча кешегә мөмкин булачак. Киләсе ел башында - Түбән Камада трамвай хәрәкәте ачылуга нәкъ 50 ел тулганда - шәһәребездә реставрацияләнгән шушындый ук трамвай линиягә чыгачак һәм теләгән һәркем, пассажир буларак, аңа утырып йөриячәк.
Наталья Плотникова.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев