Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Тарифларны арттырырга мәҗбүрбез»

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен 1 июльдән 3,8 процентка күбрәк түләячәкбез. Бу турыда Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин журналистлар белән киңәшмәдә хәбәр итте. Билгеле булганча, коммуналь түләү республика тарафыннан билгеләнә, торак өлкәсенә кагылганнары җирле хакимият органнары тарафыннан рәсмиләштерелә. Бу айда хезмәтләр өчен искечә түләячәкбез. Яңа бәяләр август ае квитанцияләрендә күрсәтеләчәк.

Хакимият хәл иткәнчә...
Моңа кадәр бәяләр гыйнвар аенда арткан иде. «Бу юлы да тарифларны арттырганчы, бәйсез экспертиза уздырылган. Торак өчен тарифларны билгеләгәндә, эшчеләргә түләнә торган хезмәт хакы һәм чыгымнарга китәчәк акча да исәпкә алына. Материаллар, ягулык бәяләре, инфляция арта бара, шуңа күрә без тарифларны арттырырга мәҗбүр», – ди Денис Баландин. 
Гомумән, торак хезмәтләре өчен бәяләр 3,1 процентка арткан. Бер карасаң, тиеннәр генә, әмма «тамчыдан күл җыела» ди халык. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен бәя 35 процентка арткан һәм хәзер 50,84 сум булачак. Бу чүп чыгару нормативы белән аңлатыла. Элек кеше саен 1,75 куб метр итеп билгеләнсә, закон буенча, хәзер 2,36 куб метр икән. Шуның өстенә яңа контейнерлар сатып алына, алар өчен аерым мәйданчыклар төзелә, ягулык бәясе дә арта.
«Торакка капиталь ремонт ясау» тарифы элеккечә калачак һәм ул 5,85 сум тәшкил итә. Түбәләрне, диварларны яңарту, кайнар һәм салкын су челтәрен төзекләндерү эше дәвам итә. Торак биналарны төзекләндерү һәм ишегалларын яңарту 18 тиенгә артып, 2,78 сум тәшкил итә. Балалар, спорт мәйданчыклары булдырыла. Шулай да, Денис Баландин әйтүенчә, подъездларга игътибар күбрәк бирелә. 
Түбән Камада барлыгы 4050 подъезд исәпләнә. 2011-2017 елларда шуларның 1518е төзекләндерелгән, 385енә быел агымдагы ремонт ясалачак, 190ы исә тулысынча яңартылачак. 1766 подъездны төзекләндерү башка елларга планлаштырылган. 191енең торышы әйбәт, ремонт кирәкми икән.
Республика нәрсә хәл иткән?
Республика вакланып тормаган, бәяләрне 4,1 процентка арттырган. Җылылык өчен түләү сөендерерлек түгел, 1514 сумнан 1576, 64 сумга кадәр күтәреләчәк. Кайнар суның бер куб метры 126,36 сумнан 130,71 сумга күтәрелгән. «Су чыгару» («Водоотведение») өчен гыйнвардан 17,49 түләсәк, август квитанцияләрендә күрсәтеләчәк тариф 19,06 сум тәшкил итәчәк. «Бу «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең су чистарту корылмаларына зур күләмдә акча кертүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, тариф та артты. Предприятие һәм шәһәр бәяләре бердәм исәпләнгәч, бәя Түбән Камада да артты», – дип аңлатты «Водоканал» предприятиесе генераль директорының икътисад буенча урынбасары Елена Архипова. 
Гомумән алганда, Түбән Камада торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 98,97 сумга арткан, Татарстанда иң зур бәя – 109,36 сум – Әлмәттә булачак. 
Сөенечле хәбәр дә бар. 
Әмма барысы өчен дә түгел. Россия кабул иткән закон буенча, кайбер кешеләрнең йортларга капиталь ремонт ясау чыгымнары капланачак. Аларга:– күпфатирлы йортларда хосусыйлаштырылган тораклары булган эшләмәүче, ялгыз яки гаиләдә эшләмәүче пенсионер белән бергә яшәүче эшләмәүче 70 яшьлек кешеләргә – 50 процент күләмдә; 
– күпфатирлы йортларда хосусыйлаштырылган тораклары булган эшләмәүче, ялгыз яки гаиләдә эшләмәүче пенсионер белән бергә яшәүче эшләмәүче 80 яшькә җиткән кешеләргә – 100 процент күләмдә ташлама ясалачак. 
Әлеге мәгълүмат торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрендә дә күрсәтеләчәк. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X