Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Танышты, уңай бәя бирде

Түбән Камага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп китте. Ул предприятиеләр, төзелүче социаль объектлар белән танышты.

Дәүләт Советы рәисе сәфәрен Түбән Кама тоташ металлокордлы шиннар заводыннан башлады. Аңа җитештерү цехларын күрсәттеләр. Эшчеләрнең исә үз мөрәҗәгатьләре бар. Шаира Соловьева, мәсәлән, социаль ипотека буенча яңа йорттан фатир алган, әмма якында мәктәп һәм балалар бакчасы юк. 34 нче микрорайонда яңа мәктәп төзү турында сөйләшүләр бара икән. Ә менә 37 нче мәктәп төзелеше ахырына якынлашып килә инде. Фәрит Мөхәммәтшинга аны да күрсәттеләр. 
Ачык төсләр, заманча кабинетлар, спорт залы, урамдагы зур спорт мәйданчыгы һәм скалодром кемне шатландырмас?! Биредә быел 1100 бала белем алырга киләчәк, беренче сыйныфлар гына да 11 була. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин әйтүенчә, актлар залыннан һәм китапханәдән микрорайон халкы да файдалана алачак. Мәктәп төзелешенә 620 миллион сум акча сарыф ителгән. 
Булачак укучыларның әти-әниләре Дәүләт Советы рәисенә балаларга өстәмә белем бирү мөмкинлеге тудыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әмма юкка борчылганнар: мәктәптә музыка һәм спорт түгәрәкләре ачылачак. 
Бу көнне «Батыр» спорт мәктәбендә «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы спортчылары мастер-класс күрсәткәннәр. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейболы Федерациясе исеменнән Түбән Кама спортчыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңрак шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясе активы Халык иҗаты йортында башкарыла торган эшкә нәтиҗә ясап, планнар билгеләде. Иң катлаулы мәсьәлә – җәмәгать транспортының җитмәве. Шәһәр буенча 60 автобусның 40 лабы гына йөри, алары да кич җитүгә юкка чыга. Түбән Камада транспортка реформа үткәрергә ТР Президенты да ризалык биргән. Әмма беренче нәтиҗәләрен киләсе елның язында гына күрәчәкбез, анысы да төгәл билгеле түгел. Ә хәзергә нинди дә булса чаралар күрергә кирәк. 
«Безнең ишегалды» проекты кысаларында шәһәрдәшләр белән 30 очрашу уздырылган. Проект җитәкчесе Лилия Маврина әйтүенчә, шәһәребездә үрнәк итеп алырлык ишегаллары байтак.
– Шәһәрне төзекләндерүдә һәм спорт өлкәсендә күп яңалыклар бар. Миңа да ошады, түбәнкамалылар да кадерен белә, дип уйлыйм. «Бердәм Россия» көне 2004 елдан бирле уздырылып килә. Бу вакыт эчендә башкарылганнар байтак булды. Туктап калмыйча, эшне дәвам итәргә кирәк, – дип нәтиҗә ясады партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин.      
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X